Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министры Татарстанда халык үлеме күрсәткечләре югары булган районнарны атады

Министр һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте.

Татарстанда шәһәр һәм муниципаль округларда, халык саны буенча бертөрле шәһәр-районнар чагыштырылып, үлем күрсәткечләренә анализ ясалган. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлем күрсәткечләре югары булган районнарны атады.

Казанда үлем күрсәткече Чаллыга караганда 11 процентка югары. Лениногорскида үлем, Түбән Кама белән чагыштырганда, 35 процентка күбрәк булган.

«Буа һәм Питрәчтә үлем күрсәткечләрендә аерма 42 процент. Халкы 30 меңнән кимрәк районнар арасында иң зур үлем күрсәткечләре Мөслим, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарында. Әйтик, Мөслим районында үлем күрсәткече, Теләче районына караганда, 35 процентка артык», — дип белдерде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Министр һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте. 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев