Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәлам, ZOOM!

Массакүләм очрашулар һәм киңәшмәләрне тагын онлайн режимда уздырырга киңәш итәләр, моның сәбәпләре дә бар: COVID-19га “ерак туганнары” килеп кушылган.

Вируслар, шул исәптән сезонлы салкын тиюләр таралуга юл куймау максатыннан, Баулы районы җитәкчелегенең предприятие һәм оешмалар вәкилләре белән очрашуы бу атнада онлайн режимда үтте.

Бәхеткә, бүгенге көндә районда коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән, шулай да, COVID-19 йоктырган кеше белән элемтәдә булган бер баулылы ачыкланган. Аның белән ул күрше Башкортстанда аралашкан булган. Хәзерге вакытта әлеге “контакт очрагы” үзизоляциядә, өендә.

Бүгенге көндә Роспотребнадзорның Баулы районы бүлеген пневмония белән авыручылар саны борчуга сала. Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева узган атнада районда пневмония белән авыручылар саны 462 булуын хәбәр иткән иде, сишәмбе, 13 октябрьгә әлеге диагнозның 509 кешегә куелуын әйтте.

Гыйнвардан октябрьгә кадәр йогышлы пневмониядән 10 баулылы вафат булган, ә коронавирустан – өч кеше.

Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, районда кискен респиратор авырулар арту да күзәтелә: соңгы атнада 116 кешегә ОРВИ диагнозы куелган, 55е – балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев