Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сиңа көзге җитмимени?..

Ә сезне балаларыгыз ишетәме?..

Бер кеше бик акыллы карт янына киңәш сорарга килгән. “Чыдар хәлем калмады, кызым белән мөнәсәбәтләребез бик катлаулы. Ул мине аңламый, мине ишетми, бик явызланды. Кыен миңа. Ярдәм ит!” – дигән. 

Акыллы карт, бу кешене тыңлап бетергәч, болай дигән: “Өеңә кайткач, кызыңның сурәтен яса. Анда аның бөтен холкын, сиңа булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тырыш һәм бу портретны дәшмичә генә балаңа бир”.

 

Икенче көнне бу кеше янә карт янына килгән. Бу юлы инде бик ачуланып, тузынып. “Нигә син миңа шундый киңәш бирдең?! Миңа хәзер тагын да авыррак. Кызым сурәтне, ачуланып, кире бирде!” – дип кычкырган.

– Ә ул сиңа нәрсә дип әйтте соң?

– “Нигә миңа үзеңнең сурәтеңне ясап китердең? Сиңа көзге җитмимени?”, – дип әйтте.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев