Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Шәһри Казан”: Россиядә яңа һөнәр барлыкка киләчәк

Тиздән Россиядә яңа һөнәр барлыкка киләчәк. Ул - цифрлы куратор, аның һөнәри стандартлары эшләнгән һәм расланган. Бу хакта "Росийская газета" хәбәр итә.

Цифрлы куратор — цифрлы грмоталылык буенча консультант, дип аңлата әлеге басма. Цифрлы кураторлар халыкны (күбесенчә өлкәннәрне) цифрлы ресурсларны кулланырга, электрон түләү системасын, электрон документ тутыру һәм башка күп кенә замана өчен кирәкле әйберләргә өйрәтәчәкләр.

Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Любовь Духанина сүзләрнчә, җәмгыятьтә әлеге һөнәрнең кирәк булуын, аналитик оешмалар уздырган тикшерүләр күрсәткән.

Бу һөнәр юстиция министрлыгында теркәү узганнан соң гамәлгә керәчәк. Хәзерге вакытта теркәү буенча эш алып барыла.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-yaa-nr-barlykka-kilchk

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев