Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сертификатны ничек алырга?

Без прививканы агымдагы елның апрелендә ясаткан идек. Ковидка каршы вакцинация турындагы сертификатны каян алырга? 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, сертификат алыр өчен, кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җавабы:

– РФ Дәүләт хезмәтләре порталыннан сертификат алыр өчен, вакцинация пунктына СНИЛСны күрсәтергә кирәк. Анда сезнең мәгълүматны вакцинация узган кешеләр регистрына кертәләр.

Тулы вакцинация узгач, порталда, “Дәүләт хезмәтләре” кушымтасында һәм “Дәүләт хезмәтләре СТОП Коронавирус” кушымтасында электрон сертификат барлыкка килә.

Сертификатта вакцинациянең атамасы, сериясе, аны ясау көне, шулай ук QR-код күрсәтелә. Бу документ сезнең ковидка каршы вакцинация узуыгызны раслый.

Сертификатны, “Дәүләт хезмәтләре СТОП Коронавирус” кушымтасыннан тыш, Дәүләт хезмәтләре порталында “вакцинация” сүзен язып эзләргә дә мөмкин. Сертификат порталда расланган исәпкә алу язуы булган кешләрнең шәхси кабинетларында гына барлыкка килә. Исәпкә алу язуын онлайн банк, Күпфункцияле үзәк яки электрон почта аша расларга була.

Кагыйдә буларак, сертификат вакцинациядән соң бер тәүлек эчендә барлыкка килә. Тик, медицина оешмасының эш үзенчәлекләренә, прививканы ясату урынына бәйле рәвештә, сертификат берничә көннән соң гына күренергә мөмкин.

Сертификат күренмәүнең төп сәбәпләре:

• регистрда сезнең СНИЛС күрсәтелмәү;

• медицина оешмасының сезнең мәгълүматны регистрга кертмәве яки дөрес кертмәве;

• прививканың беренче компонентын ясатканда Дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәпкә алу язуы булмау;

• вакцинация ясаучы көндәлегенә кереп, прививка ясатуыгызны расламавыгыз.

Регистрга кертелгән мәгълүматыгызны тикшерү өчен, вакцинация ясаткан җиргә яки 122 телефоны аша кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һичшиксез, СНИЛС һәм туган көнегезне тикшерегез. Мәгълүмат дөрес булса, мәгълүматны регистрга кабат җибәрүләрен сорагыз.

Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта прививка турындагы сертификат кайчан барлыкка килә

Ике компонентлы вакцина ясатканда, электрон сертификат икенчесен ясатканнан соң күренә. Беренче прививкадан соң, электрон почтага һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка вакцинация узу турында хат килә. Анда вакцинаның беренче дозасы ясалу вакыты һәм урыны күрсәтелә, үзеңне күзәтү көндәлеген тутыру тәкъдим ителә. Икенче компонентны ясаткач, сертификатка сылтама белән хат килә.

Бер компонентлы вакцина ясатканда, QR-кодлы электрон сертификат прививка ясатканнан соң күренә. Электрон почтага һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка сертификатка сылтама белән хат килә.

Ковид белән авыру турында сертификат алу

Соңгы алты айда расланган коронавирус инфекциясе белән авырсагыз, һәм сезне мәгълүмат авыручыларның федераль регистрына кертелгән булса (МКБ-10 U07.1 яки U07.2 кодлы рәсми диагноз), сез авыру кичерүегез турында сертификат һәм QR-код аласыз. Сертификат алыр өчен, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәпкә алу язмасы булырга тиеш.

Әгәр сез табибка мөрәҗәгать итмәсәгез яки авыру бигеләре күзәтелмичә авырган булсагыз, ковид белән авыру турында QR-код бирелми.

Антитәнчеккә тест нәтиҗәсе яки авырган кешенең сүзләре буенча диагноз ковид белән авыру турында сертификат яки QR-код бирелүгә нигез була алмый.

Фирая Хәйруллина

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев