Сәхнә күңел төшенкелегеннән коткарган
Баулы халык театры куйган спектакльләрдә төрле һөнәр ияләре уйный. Шуларның берсе –“Баулы-информ” редакциясендә машина йөртүче булып эшләүче Зөфәр Фәррахов.
Язмабыз герое 1953 елда Чиләбе өлкәсендә дөньяга килә, Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан элемтә техникумында белем ала. Аннары юллама буенча Пермь өлкәсендә берничә ел эшләп ала. Тик туган яклар үзенә тарта: Яр Чаллы шәһәренә кайтып, нефть предприятиесе подразделениесенә эшкә урнаша. Биредә озак еллар хезмәт куеп, электромонтёр, электромеханик, мастер була. Гомер буе җәмәгать эшенә дә өлгерә ул. Татарстанның атказанган энергетигы, Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе исемнәренә лаек була. Ведомство тарафыннан бирелгән мактау грамоталары, дипломнары да шактый аның.
– Ак калада мин булачак тормыш иптәшем – Баулы кызы Роза – белән таныштым. Аның белән 38 ел бергә гомер итеп, бер кыз тәрбияләп үстердек. Кызганычка каршы, җиде ел элек тормыш иптәшем кинәт вафат булды. Аны Баулыга алып кайтып җирләгәч, биредә яшәп калдым, – ди Зөфәр абый.
Тормышының авыр вакытларында, “Баулы-информ” редакциясенең ул чактагы җитәкчесе, Баулы татар халык театры режиссёры Сәгыйть Әхмәтҗанов аны спектакльдә уйнарга чакыра.
– Башта сәхнәгә чыгарга бик ояла идем. Чөнки залда берәр танышны күрсәң, бетте – бар сүзләр онытыла, каушата. Хәзер инде, Казан сәхнәсендәме, авыллардамы, мин залга карамыйм, шулай тиеш, – ди Зөфәр абый. – Минем рольләрем бик бәләкәй, төп рольләр түгел. Кечкенә рольләр дә импровизация белән үстерелә. Сәгыйт Мияссәрович бик талантлы бит ул: кечкенә генә роль белән дә зур күренеш ясый һәм аны уйнатыр өчен зур тырышлык куя. Ул мине бик нык өйрәтте.
– Минем театрга чакыру тәкъдимемне ишеткәч, Зөфәр кычкырып көлде һәм моны тузга язмаган эш итеп кабул итте. Шулай да, кыстый торгач, килеп карарга булды, – дип сөйләде безгә Сәгыйть Әхмәтҗанов. – Гаять оялчан, үз-үзенә ышанычы юк дәрәҗәсендә булган Зөфәрнең нишләп шундый булуын мин соңрак аңладым. Яраткан тормыш иптәшен югалткач, дөньяда яшәүнең кызыгын югалткан чаклары булган икән аның. Театрда яңа дуслар тапкач, яңа хисләр, яңа сынаулар үткәч (әбездә һәр репетиция берсынау), үзендә элек игътибар да итмәгән сәләте барлыгына ышангач, Зөфәр танымаслык булып үзгәрде. Соңгы ике спектаклебездә ике эпизодик роль башкарды ул. Икесен дә, тамашачының игътибарын җәлеп итәрлек, истә калырлык итеп уйнады. Бу аның театрда гына түгел, шәхси тормышында да зур җиңүе булды. Алга таба театрыбызның ышанычлы актёрларының берсе булыр, дип ышанабыз без аңа.
Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясе буенча куелган спектакльдә – Шакир, “Банкрот”та (Галиәсгар Камал) – Мөхәммәтҗан, 2023 елда“Идел-йорт” фестивалендә гран-прига лаек булган“Шулай булды шул” (Туфан Миңнуллин) спектаклендә мулла рольләрен уйнаган Зөфәр Фәррахов.
– Сәхнә мине күңел төшенкелегеннән коткарды, – ди ул. – Минемчә, тормышның иң кадерлесе – бүгенгесе. Калган гомерне матур итеп, бәхетле итеп яшисе килә. Шуңа омтылып яшим дә.
Баулы халык театры коллективы Зөфәр Фәрраховны хөрмәт итә. Сәхнәдәш дуслары әйтүенчә, ул, режиссёрның һәрбер сүзенә колак салып, матур образлар тудыра, һәр ролен яратып башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев