Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Самолётың булса, пособие түләнми

2019 елның 1 апреленнән бала өчен айлык түләү һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә, гражданнарның кеременнән тыш, аларның милек белән тәэмин ителеше дә исәпкә алына башлады. Әлеге яңалык аеруча мохтаҗ кешеләргә әлеге төр социаль ярдәм бирүнең адреслылыгын көчәйтү максатыннан кертелде.

Яхталар, очу аппаратлары, снегоходлар, сәнәгать җитештерү һәм сәүдә объектлары, ике һәм аннан да күбрәк җиңел автомобильләре (аның берсенең эшләп чыгарылуына 3 елдан артмаса), мәйданы һәр гаилә әгъзасына исәпләгәндә 40 квадрат метрдан арткан фатирлары булган гаиләләрнең  балага айлык түләү алуга хокукы бетерелә.

Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү исәпләү шартлары да шундый ук.  Шул ук вакытта  ялгыз яшәүче пенсионер милкендә мәйданы 80 квадрат метрдан артмаган фатиры булган очракта, юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү хокукы саклана.

Балага айлык пособие  һәм пенсионерга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә исәпкә алынучы милек төрләренең тулы исемлеген Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан (mtsz.tatarstan. ru) карарга була.

Алда әйтелгән түләүләрнең билгеләнүе яисә билгеләнмәве турындагы карар аларны алучыларга смс-хәбәр белән, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына шәхси кабинет аша җиткереләчәк.

Алдан билгеләнгән түләүләр аларны алучыларга, милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алынмыйча, аларны билгеләү срогы тәмамланганчы биреләчәк.

Милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен  исәпкә алып билгеләнә торган социаль түләүләр турында мәгълүматны матди ярдәм (компенсация түләүләре) республика үзәге бүлегендә алырга мөмкин ((телефон: 8 (85569) 5-67-22, 5-64-42, электрон почта: bav.12@tatar.ru).

Фотоhttps://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X