Сак булыгыз: мошенниклар
Баулы районында мошенниклык очраклары арткан.
Шуның белән бәйле рәвештә, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре “Сак булыгыз: мошенниклар” акциясе уздырган. Тәртип сакчылары, ирекле халык дружинасы белән берлектә, шәһәрлеләргә листовкалар таратканнар һәм дистанцион мошенниклыкны булдырмауга юнәлтелгән кыскача мәгълүмат җиткергәннәр. Өлкән яшьтәгеләргә аеруча игътибар бирелгән, чөнки аферистлар тозагына, нигездә, алар эләгә. Әңгәмә барышында халыкка шәхси куркынычсызлык чараларын саклау, персональ характердагы мәгълүматны һәм банк карталары реквизитларын әйтмәү турында киңәшләр һәм аңлатмалар бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев