Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булу зарур

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында Баулы раойны башлыгы Рамил Гатиятуллин эшмәкәрләр белән киңәшмә уздырды. Анда азык сәнәгате, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре эшмәкәрләре катнашты.

– 2020 елның тугыз аенда без салым җыю буенча планны үтәдек, – диде ул. – Бу бик мөһим күрсәткеч, хезмәт хакы артты. Хезмәт хакы арта икән, димәк икътисад эшли.

Эшмәкәрләр каршында Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева чыгыш ясады. Ул эшмәкәрләрне райондагы санитар-эпидемиологик хәл белән таныштырды, вәзгыять көннән-көн начарлана. Аның сүзләренә караганда, пневмония белән авыручылар саны арта. Эшмәкәрләр халык белән ешрак элемтәгә кергәнлектән (алар азык-төлек белән сәүдә итә), аларга аеруча сак булырга кирәк.

Галина Алатырева яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча күрсәтмәләргә тукталды, эшмәкәрләр, шуңа нигезләнеп, хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрергә тиеш.

Полиция вәкиле сәүдә нокталарында битлек режимын үтәү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, кайбер кибетләрдә битлек режимын кабат бозу күзәтелгән.

Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Эшмәкәр Инга Әхмәтҗанова сүзләренчә, Нефтепроводта (анда 350дән артык кеше яши) бер генә кибет тә юк.

- Хәзерге вакытта иң якын сәүдә ноктасы – “Светофор”, ә анда барырга тротуар юк. Һәм әлеге кибеттә ипи, сөт һәм аеруча кирәкле башка азык-төлек сатылмый. Автолавка расписание буенча килә, тик без Нефтепроводка да автовокзал янындагы кебек автолавка куюларын телибез. Бәлки, берәр эшмәкәр безне үз кнаты астына алыр. Якындагы ике чакрымда бер генә конкурент та булмаячак.

Рамил Гатиятуллин эшмәкәрләргә Нефтепроводта сәүдә ноктасы ачу мөмкинлеген карарга киңәш итте.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев