Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояш, хыял, өмет бүләк итәсе килә

ӨНЬЯ - БАШКАЛАР ЯЗМЫШЫНА БИТАРАФ БУЛМАГАННАР БЕЛӘН МАТУР УЛ. Башкалар кайгысын алар җиңеләйтә белә, ярдәмгә ашыга, кылган изге гамәлләреннән шәфкатьлелек, җылылык бөркелә. Яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычлар турында нәкъ менә шулай әйтеп буладыр. 

ДРеспубликаның көньяк-көнчыгышында – Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарында, шулай ук Актаныш, Минзәлә якларында бу фонд, аның матур эшләре турында инде сокланып та, гаҗәпләнеп тә, яратып та сөйлиләр. Татарстан Республикасының 33нче көнчыгыш сайлау округыннан Дәүләт Советына сайланган үз депутатлары Ирек Фәрит улы Салихов әнә шундый фонд оештыруны уйлап таба. Ярдәм сорап, аңа күпләр килә, күпләр мөрәҗәгать итә. Чөнки беләләр: башкалар кайгысына, бүтәннәр хәсрәтенә ул беркайчан битараф калмый, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Балаларның уй-хыялларына да, җан авазына, күңел җәрәхәтләренә дә шулкадәр сизгер, игътибарлы кеше ул. 2015 елда «БлагоДарение» хәйрия фондын оештырып җибәреп, аның иганәчесе булуы даәнә шул олы йөрәкле, миһербанлы була белүеннән.

7 июль – фондның туган көне, быел аның оешканына өч ел була. Шушы аз гына вакыт эчендә дә гаҗәп күп эшләр башкарыла! Социаль яктан әһәмияткә бик күп чаралар, җылы очрашулар, талантлы балаларны үстерүгә, өлкәннәрне һәм ветераннарны хөрмәтләүгә юнәлтелгән масштаблы проектлар... Фондның төп максаты: халыкның яклаучысыз социаль катламын кайгыртып тору, сәламәтлеге чикләнгән, караучысыз калган балаларга, өлкән яшьтәгеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтү, мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәсендә шәхеснең рухи үсешен тәэмин итү.

Оештыру сәләтенә ия тәвәккәл, тырыш, тәҗрибәле, игелекле затлар «БлагоДарение» хәйрия фондын җитәкли. Фондның президенты – Фәрит Муллагали улы Салихов. Ул укытучы да, спортчы да (Актаныш районы Шахмат федерациясе һәм Чаңгы федерациясе рәисе), җитәкче дә («Татавтодор-Актаныш» ҖЧҖ директоры), әти, дәү әти дә әле (Ирек һәм Илнар Салиховларның әтисе, оныкларының яраткан бабасы).

«БлагоДарение» хәйрия фонды директоры – хыялларны чынга әйләндерә белүче, балаларны матур белән үсендереп торучы, мең мәшәкатьләр белән янучы, төрледән-төрле кызыклы идеяләр белән илһамландыручы якты кеше – Рузилә Якуп кызы Шәймәрданова.

“Эшлим дигән кешегә эш табыла икән: алар артканнан-арта, күбәйгәннән-күбәя бара», – Рузилә Якуп кызы шулай ди дә көлеп җибәрә. Аннары «БлагоДарение» фондының эшләре белән таныштыра башлый.

Яратып та, илһамланып та сөйли. Ярдәм өмет итеп, аңа ышанып караган кызларны-малайларны исемләп искә төшерә, аларның хыяллары, үскәч кем булырга теләүләре турында безгә дә җиткерергә ашыга. Әллә нинди проектлар, акцияләр, волонтерлар, слетлар, меценатлар...

Боларның барысын да ничек хәтердә калдырып бетерергә дә, ничек вакытында үтәп чыгарга? Шаккатып аны тыңлыйм. Җитәкче хатын-кызлар, гадәттә, «Ежедневник» дигән көндәлеккә алдан эшләнәсе эшләрне, билгеләнгән очрашуларны, тиз арада хәл итәсе мәсьәләләрне теркәп баралар һәм төгәл үтиләр дә. Рузилә Якуп кызының да өстәлендә шундый көндәлек ята. Һәм аның һәр бите төрле даталар, күрәсе кешеләр, кызыклы идеяләр белән чуарланып беткән. «13 май, 12.00. «Татнефть-Арена»да «Вымпел» хоккей турниры», «10 март. «Татарстанның Чуаш гүзәле-2018» бәйгесе. Эльвина белән Анастасия катнашырга тиеш!», «5 яшьлек Аязга 370 меңлек аппарат кирәк!»... Һәм һәр эш янында «+» тамгасы куеп барылган.

– Ә сез беләсезме, чын күңелдән ышанып теләсәң, хыяллар һичшиксез тормышка аша ул!

Рузилә әнә шулай канатлы берәр фикер әйтеп куя, аннан шуны сүтә башлый. Әйе, аларның «Хыяллар чынга аша!» проекты кемгә дә кызык булырлык икән шул! Үскәч депутат булам дип язган 13 яшьлек Рамазан өчен депутат Ирек Салихов белән махсус очрашу оештырганнар. Спортчы булырга теләгән Максим... рәхәтләнеп көрәшче Сергей Петров белән аралашкан. ГИБДД хезмәткәре, дизайнер, сатучы, табиб, тренер, кондитер, хезмәт укытучысы... Балаларга нинди һөнәр кызыклы, барысын да үзләре сынап караган. Хакимият башлыгы булам дигән Арсений исә Баулы районы хакимияте башлыгы Рамил Гатиятуллин кабинетында утырган! Руслан фотограф булырга хыяллана икән, ул Баулы телевидениесендә «практика үткән», фотоларыннан күргәзмә дә оештырганнар.

...Күңел белән очып кына Баулыга да барып кайтабыз, сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Ангелы «Благо» театр студиясе белән гастрольләрдә дә йөрибез. «Шатлык» тернәкләндерү үзәгенә, «СемьЯ» социаль приютына кереп чыгабыз. Роналд Макдоналд йортындагы балалар, күр, тәмам әкият геройларына әйләнгән: волонтерлар аквагрим ярдәмендә битләренә кызыклы персонажларны төшергән. Баулы, Урыссу, Бәйрәкә волонтерлары ясаган открыткалар ничек матур! «Татнефть-Арена» сараенда «Ядран-Ойл» компаниясе белән берлектә узган хоккей турнирында җан атып утыргандай булабыз.

Җыелган акча «Шатлык» тернәкләндерү үзәге өчен уен мәйданы төзүгә тотылачак, ди. Тукта, легендар шахматчы Анатолий Карпов Актанышка килде, диме? «БлагоДарение» фонды Президенты Фәрит Салихов ничек итсә иткән, Карповны Актанышка китерткән! Районның иң оста шахматчы балалары берьюлы уйнау сеансында Дөнья чемпионы белән көч сынашкан.

Мәкаләнең дәвамы монда

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев