Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында эшкуарларга аерым игътибар бирергә кушты

ТР Президенты яңа чикләү чаралары кертелүгә карата борчылу белдергән эшкуарлар катнашындагы очрашуларның берсендә шәхсән үзе катнашырга ниятли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында яңа чикләү чаралары кертелүгә карата борчылу белдергән бизнес вәкилләренә аерым игътибар бирергә дигән бурыч куйды. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Республика Президенты тарафыннан пандемиягә бәйле катлаулы шартларда бизнес вәкилләрен игътибарсыз калдырмаска дигән бурыч куелды», - дип искәртте Галимова.

ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев хәзерге вакытта чикләү чаралары белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен даими рәвештә эшкуарлар белән очраша.

«Оператив штаб бүгенге көндә кабул ителгән чараларны җитәрлек дип бәяли һәм аларны киңәйтергә җыенмый», - дип белдерде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/12-11-2020/r-st-m-mi-nehanov-pandemiya-chorynda-eshkuarlarga-aerym-ig-tibar-birerg-kushty-5785018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев