Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Росстандарт урамнарда парковка урыннары үлчәмен киметергә тәкъдим итте

Яңа нормалар «Юл хәрәкәтенең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыруда эксперименталь техник чаралар» башлангыч стандартында урын алган.

Җиңел автомобильләр өчен парковка урыннарының минималь үлчәмнәрен киметергә (киңлеген – 0,5, озынлыгын 0,3 метрга) мөмкиннәр. Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт) каршындагы «Уңайлы юл» проект-техник комитеты башлыгы Александр Шумский «Известия» газетасына шул хакта хәбәр итте.

Яңа нормалар «Юл хәрәкәтенең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыруда эксперименталь техник чаралар» башлангыч стандартында урын алган. Хәзер аның буенча җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар үткәрелә. Әлегә исә 2011 елдан гамәлдә булган «Автомобильләр стоянкасы» төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә машина урынының минималь үлчәмнәре 5,3кә 2,5 метр тәшкил итә.

Башлангыч стандарт 2019 елга исәпләнгән илкүләм стандартлаштыру планына кертелгән һәм ноябрь аенда расланырга тиеш. Ул әлеге яңалыкны гамәлдә сынап карарга мөмкинлек бирә, дип искәрттеләр Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгында.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190235/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ