Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиялеләр туризмның яңа төре белән мавыга

Россиядә туризмның яңа төре популярлаша бара – ул эшлекле сәфәр белән ялны үз эченә алган bleisure-сәяхәт.

Бу хакта «Российская газета» «Аэроклуб» эшлекле туризм агентлыгы тикшеренүләренә сылтама белән яза.

Бу business (бизнес) һәм leisure (ял) сүзләрен берләштерә. Әйтик, хезмәт командировкасына киткән хезмәткәр үз инициативасы белән эш мәсьәләләре буенча килгән урында ял итәргә кала ала.

Экспертлар фикеренчә, формат хезмәт базарында миллениаллар -1981 елдан соң туган кешеләр буыны өстенлек итүе аркасында популярлаша. Миллениаллар шәхси тормышны һәм эшне берләштерүне, шулай ук яңа урыннарны өйрәнүне өстен күрә.

Россиядә эшләүче күп кенә чит ил компанияләре bleisure-сәяхәтләр форматын кертә, шул рәвешле хезмәткәрләрне бүләкли. Яңа төр туризм эш белән шәхси тормыш арасында баланс саклау мөмкинлеге бирә.

Бигрәк тә эшкәртү сәнәгате һәм энергетика хезмәткәрләре Россия буенча эшлекле сәфәрләрен озайта. Bleisure-сәяхәтләр шулай ук автомобиль тармагы хезмәткәрләре, фармацевтика фирмалары хезмәткәрләре һәм киң ассортименттагы товарлар сату белән шөгыльләнә торган компанияләр арасында да популяр.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев