Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә тизлеген сәгатенә 20 чакрымга арттыручыларга штрафны кире кайтарырга телиләр

Россия Хөкүмәте Эчке эшләр һәм Транспорт министрлыкларына сәгатенә 20 чакрымга тизлеген арттыручыларга штрафларны кайтару өчен тәкъдимнәр ззерләргә йөкләде. Бу хакта “РИА-Новости” хәбәр итә.

2013 елга кадәр Россиядә 10 км/сәг кә кадәр тизлекне арттырган өчен штраф салалар иде, аннары әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттырдылар.

Элеккеге штрафларны кайтару турындагы йөкләмә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча бирелде һәм мартка кадәр үтәлергә тиешлеге билгеләнде.

Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы 2019 елның 1 февраленә кадәр ялган һәм күренми торган автомобиль номерларын кулланган, шулай ук машина кую һәм тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/14/177086/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев