Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә сәламәтлек өчен иң куркыныч эшчәнлек өлкәләрен атадылар

Мондый очракларның яртысына якыны – 47,5 процент — файдалы казылмалар табу өлкәсендәге компания хезмәткәрләре арасында теркәлгән.

Роспотребнадзор белгечләре күбесенчә кайсы өлкә белгечләренең һөнәри эшчәнлек белән бәйле авыруларга дучар булуын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

RT телеканалы белдергәнчә, мондый очракларның яртысына якыны – 47,5 процент — файдалы казылмалар табу өлкәсендәге компания хезмәткәрләре арасында теркәлгән. Эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләр (27,3 процент) — икенче, транспортлау һәм саклау предприятиеләре хезмәткәрләре (10,5 процент) — өченче урында.

Сәламәтлек өчен иң куркыныч эшчәнлек өлкәләре исемлегенә шулай ук төзелеш (5 процент), авыл һәм урман хуҗалыгы, балык тоту һәм балык үрчетү (3,9 процент) тармаклары кергән.

2018 елда Роспотребнадзор белгечләре эш белән бәйле авыруларның 5,1 мең очрагын теркәгән. Бу 2017 елга караганда өч меңгә азрак. Күп кенә авырулар, нигездә, физик йөкләнешнең зур булуы сәбәпле баш калкыта. Моннан тыш, җитештерүдә җәрәхәт алу һәм химия белән агулануга бәйле очраклар да була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189518/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ