Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә халыкны дүрт көнлек эш атнасына күчерергә тәкъдим итәләр

Эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип искәртәләр Россия бәйсез профсоюзлар федерациясендә.

Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Российская газета» Россия бәйсез профсоюзлар федерациясенең рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Мондый күчешнең өстенлекләрен дәлилләү сыйфатында Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте һәм Head Hunter сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре китерелә. Әлеге тикшеренүдә эш атнасын кыскарту илдә хезмәт законнарын оптимальләштерү буенча иң популяр идеяләр бишлегенә кергән.

Шулай ук башка илләрнең тәҗрибәсе дә искә алына. Аларда эш атнасын кыскарту уңай нәтиҗә биргән.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, июнь аенда Женевада узган Халыкара хезмәт конференциясендә ясаган чыгышында, россиялеләр өчен дүрт көнлек эш атнасына күчүне алдагы перспективалар рәтендә телгә алды.

Россия бәйсез профсоюзлар федерациясендә искәртүләренчә, предприятиеләр кыскартылган эш атнасын финанс кыенлыклары аркасында сайлый, бу хезмәткәрләрнең эш хакында да чагылыш таба. Шул ук вакытта, эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип билгеләп үтәләр бәйсез профсоюзлар федерациясендә.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ