Россиядә иң кирәкле һөнәрләр исемлеге билгеле булды
Икенче һәм өченче урыннарны рейтингта пешекчеләр һәм һөнәри белем бирү педагоглары алды.
Кассир сатучылар Россиядә иң кирәкле һөнәрләр исемлегенә керде. Бу хакта "Известия" Бөтенроссия фәнни-тикшеренү хезмәт институтына сылтама белән хәбәр итә.
Икенче һәм өченче урыннарны рейтингта пешекчеләр һәм һөнәри белем бирү педагоглары алды.
Шулай ук илдә иң кирәкле һөнәрләр унлыгына юристлар, социаль хезмәткәрләр, сатып алулар буенча белгечләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм шәфкать туташлары керде.
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/23-12-2019/rossiyad-i-kir-kle-n-rl-r-isemlege-bilgele-buldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев