Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә банкоматларда картага акча салуны контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкиннәр

Үзәк банк барлык түләүләргә, шул исәптән терминаллар аша кергәннәренә дә, антифрод кулланырга тәкъдим итте.

Мошенниклык белән көрәшү өчен банкомат аша картага акча салуны һәм акча кабул итә торган терминалларны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

«Җинаятьчеләр, потенциаль зыян күрүчеләрне терминаллар (банкоматлар) аша җинаятьчеләрнең счетларына акча күчерергә мәҗбүр итә торган схема куллана», — дип хәбәр иттеләр Россия Үзәк банкында.

РИА Новости язганча, Үзәк банк барлык түләүләргә, шул исәптән терминаллар аша кергәннәренә дә, антифрод кулланырга тәкъдим итте.

Антифрод-системалар — мошенниклык транзакцияләрен булдырмый калу өчен программа комплекслары. Алар һәр тарнзакцияне анализлый һәм аның ышанычлы булуын күрсәтә торган тамга сала. 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/22-09-2021/rossiyad-bankomatlarda-kartaga-akcha-saluny-kontrold-totuny-k-ch-yterg-m-mkinn-r-5838659

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X