Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия синоптиклары аномаль салкын җәйнең сәбәбен атады

Быелгы җәйдә Россиянең Европа өлешендә урнашкан аномаль салкын һава торышы климатның глобаль үзгәрешләренә бәйле.


Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, глобаль җылыну экваториаль районнарда түгел, ә поляр районнарда аеруча нык сизелә. «Димәк, экватор белән полюс арасындагы температураларның аермасы кими. Бу, үз чиратында, меридиональ процессларның саны артуына яки кабатлануына китерә», - дип аңлатты ул.
«Быел Россиянең Европа өлешендә һава торышы куандырмады, ә менә Көнчыгыш Себергә, киресенчә, җылы килде», - дип өстәде Вильфанд.
Хәзерге вакытта метеорологлар һава агымын бары тик төньяк–көньяк күчәр буенча гына бәяли ала, дип йомгак ясады белгеч.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы hава торышы