Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Пенсия фондында пенсияне арттыруның нәтиҗәле ысулы турында сөйләделәр

Пенсия яшенә җиткән, әмма хезмәт пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгәннәр өчен аерым шартлар бар.

Россиядә яшәүчеләр дәүләт финанславы программасында катнашсалар, пенсия тупланмаларын арттырырга мөмкин.

Фондта аңлатуларынча, дәүләт финанславы беренче түләү вакытыннан ун ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Бу турыда Россия Пенсия фондының Чиләбе өлкәсе бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә

«Әгәр гражданин үз пенсиясенең тупланма өлешенә 2000дән 12 000 сумга кадәр өстәмә иминият кертемнәре күчерсә, дәүләт бу акчаларны икеләтә арттыра, кешенең шәхси хисабына шундый ук сумма күчерелә», — диделәр Россия пенсия фондында.

Пенсия яшенә җиткән, әмма хезмәт пенсиясен билгеләү өчен мөрәҗәгать итмәгәннәр өчен аерым шартлар бар. Бу очракта дәүләт финанславы күләме дүрт тапкырга арта.

Пенсиянең тупланма өлешен фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта карап барырга мөмкин.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/18-08-2021/rossiya-pensiya-fondynda-pensiyane-arttyruny-n-ti-le-ysuly-turynda-s-yl-del-r-5834235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев