Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Мәгариф министрлыгында мәктәптә телефон куллануны чикләргә киңәш итәләр

Сораштыруда катнашкан укучылар һәм ата-аналарның күпчелеге әлеге чикләүләрне хуплаган.

Профиль ведомстволарында дәрестә телефон куллануны чикләргә, ә белем бирү оешмасына кергәндә җайланманы «тавышсыз» режимга күчерергә киңәш итәләр. Сораштыруда катнашкан укучылар һәм ата-аналарның күпчелеге әлеге чикләүләрне хуплаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Чикләүләр сәламәтлекләре буенча (әйтик, шикәр диабеты булганда кандагы шикәр күләмен тикшерү өчен) телефон куллануга мохтаҗ балаларга, шулай ук педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналарга кагылмаячак.

Тәкъдим нигезендә, мәктәпләргә дәресләр вакытында укучыларның телефоннарын саклау өчен урыннар карарга һәм ата-аналарның балалары белән аралашу алымнарын килештерергә кирәк. Мондый җайланмалар балаларның укуы һәм сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәгариф министрлыгында әлеге уңайдан аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итәләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191830/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев