Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор Яңа елга татлы бүләкләр сайлау буенча киңәшләр бирде

Ата-аналарга балалар өчен печенье, кәнфит, зефир һәм как сатып алырга киңәш ителә.

Яңа ел алдыннан Роспотребнадзор бәйрәмгә татлы бүләкләр сайлау буенча үз киңәшләрен бирде. Алар ведомство сайтында дөнья күргән.

Белгечләр составында азык-төлек өстәмәләре, консервантлар булмаган кондитер эшләнмәләре сайларга киңәш итә. Алар шулай ук арахис һәм өрек төшенең аллергия үзлекләре хакында искәртә.

Моннан тыш, балаларга составында алкоголь күләме 0,5 проценттан артып киткән карамель һәм кондитер эшләнмәләре ашарга киңәш ителми.

Шуңа бәйле рәвештә, ведомствода печенье, кәнфит, зефир һәм как сатып алырга киңәш итәләр. Әгәр аларның эчендә уенчык бар икән, ул тиешенчә төрелгән булырга тиеш.

Шулай ук ата-аналарда тәм-томнар, балалар киемнәре һәм уенчыкларның сыйфатына карата шик туса, Роспотребнадзорның территориаль идарәләре кайнар линияләренә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.

Татарстанда яшәүчеләр 10-31 декабрьдә ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш көн саен 9.00-17.00 сәгатьләрдә 8 (843) 221-90-16 телефоны буенча кулланучылар өчен Консультация үзәге кайнар линиясенә, шулай ук дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10.00-17.00, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә 8 (843) 273-15-83 телефоны буенча Роспотребнадзор идарәсенә шалтырата ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/16/177154/

Фото https://fiberam-market.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев