Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роскачество балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре турында сөйләде

Балалар автокреслосын дөрес куллану юлда балалар үлеме санын ике тапкыр киметә ала.

Россия сыйфат системасы оешмасы (Роскачество) үзәге белгечләре балаларны автомобильдә дөрес йөртү кагыйдәләре турында сөйләде. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Автомобильдәге бала имин булсын өчен, экспертлар ата-аналарга махсус утыргычларны баланың яше, авырлыгы һәм буе буенча сатып алырга киңәш итә. Яшь ярымга кадәр балалар өчен аларны транспорт чарасы хәрәкәтенә каршы урнаштырырга кирәк.

Җиде яшьтән унбер яшькә кадәрге балалар өчен куркынычсызлык каешларын эләктерү дә җитә. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешы буе 150 см булган бала өчен исәпләнгән һәм каешны эләктерү урыны баланың муеныннан узмаска тиеш.

Балалар өчен махсус утыргыч автомобильнең алгы утыргычында урнашкан икән, куркынычсызлык мендәрен өзәргә кирәк.

Ныклык өчен махсус утыргыч мәҗбүри рәвештә ISOFIX ныгытмасы яки иминлек каешлары ярдәмендә беркетелергә тиеш.

Роскачество белгечләре балаларны өске киемнәр кигән килеш утыртмаска киңәш итә. Машинаны кинәт туктатканда, бала изүе чишелгән комбинезоннан чыгып “очарга” мөмкин.

Шулай ук экспертлар тарафыннан балалар утыргычын урнаштыру өчен иң куркынычсыз урын билгеләнде. Ул арткы утыргычның уртасында урнашкан.

Оешма балалар автокреслоларын дөрес куллану юлда балалар үлеме санын киметергә сәләтле (12 яшькә кадәрге балалар арасныда якынча ике тапкыр, ә яшь балалар арасында — 70 процентка) булуын искәртә.
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев