Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ромашка чәчәк атканда кавышканнар

Бүген Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә бергә бәхетлеләр

Рүзилә һәм Тәлгать Шакировларның бергә гомер итүләренә бу көннәрдә 45 ел тула. Алар бер-берсенә булган мәхәббәт хисләрен сапфир туйларына кадәр саклый алганнар.

Танышулары очраклы түгел

Алар 1975 елда танышканнар. Октябрьский шәһәрендә туып-үскән Рүзиләне, медицина училищесыен тәмамлагач, Башкортстанның Ярмәкәй районына эшкә җибәрәләр. Башта ул бер ел Суккол авылында бала тудыру йорты мөдире булып эшли, анда аңа акушерка да, табиб та булырга туры килә. Бер елдан аны барлык якын-тирә авылларга хезмәт күрсәтә торган Турай участок хастаханәсенә акушерка итеп күчерәләр. Ул вакытта бала күп туа торган заман, яшь акушерканың эш көне нормасыз була, көне-төне эшләргә туры килә аңа.

Турай авылы Баулы районының Шәмәй авылында яшәгән Тәлгать Шакировның әнисенең туган авылы була. Егет әбисенең төп йортына еш барып йөри, анда яшәүче туган абыйсына печән вакытында һәм башка эшләрдә булышып тора. Бервакыт туганнары аны авылда эшләүче яшь акушерка белән таныштырырга ниятли. Җиңгәсе ике кызын дөньяга Рүзилә ярдәмендә тудырган була. Яшьләр 1975 елның мартында авыл клубында очраша. Тәлгать Рүзиләне өенә озата кайта. Әминә әби, квартирант кызны кем озатканын белгәч: “Очраш, аларның нәселе әйбәт”, – дип әйтә.

Тәлгать ул чагында Баулыда бораулау эшләре идарәсендә эшли. Рүзилә белән танышкач, ял саен Турайга йөри башлый. Өч ай үткәч, яшьләр өйләнешергә була. Шакировларның зур гаиләсенең иң абруйлы әгъзалары Рүзиләнең әтиләре йортына кызның кулын сорарга бара.

Алар Турай авыл советында язылыша, шул ук көнне кыз йортында никах һәм туй була. Бер атнадан кияү йортында да туй итәләр.

Гаилә – бер-береңне кайгыртып яшәү

Яшьләрнең тормышы, хәзерге заманга карап фикер йөрткәндә, кыенлыклардан башлана. Рүзилә отпускада, каенана һәм каенатасы белән яши. Тәлгать Баулыда эшли, тулай торакта яши, ялларда гына кайта. Отпуск бетә, Баулыда торак табарга кирәк була. Беренче дүрт елны фатир арендалап яшиләр, аннары Тәлгать Шәйхивәли улына фатир бирәләр. Дөрес, моның өчен аңа эш урынын алыштырырга туры килә, ул нефтьүткәргеч предприятиегә урнаша.

Тормышлары акрынлап җайланган. Рүзилә Сабит кызы район үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшләгән. Ике кыз – Ләйсән белән Гөлшатны тәрбияләп үстергәннәр.

Гаилә учагы җылысы

Лаеклы ялга чыккач, Шакировлар Шәмәй авылына кайтып төпләнергә булганнар. Әтиләре йорты яныннан участок алып, аны агачлардан чистартканнар һәм, ашыкмый гына, йорт салганнар. Башта аны дача булыр дип уйлаганнар, ә төзелеш тәмамлангач, дача сезоны тәмамлангач та шәһәрдәге фатирга кайтып китәселәре килмәгән, яшәп калганнар.

Рүзилә һәм Тәлгать Шакировлар төзегән гаилә учагы хәзер кызлары, кияүләре һәм оныклары өчен җир йөзендәге иң рәхәт урын булып тора. Күпсанлы туган-тумачалары да җыела. Күп еллар мәхәббәт һәм тугрылык сакланган йорт аларга яшәү көче бирә, игелекле гамәлләргә рухландыра.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев