Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Романтик рухлы һөнәр остасы

Апрель башы Рөстәм Ханнанов өчен үзгә бер вакыт. 4-се көннне ул туган көнен билгеләп үтә, ә апрель аеның һәр беренче якшәмбесендә аның өчен тагын бер истәлекле дата - Геолог көне. Ул 40 елдан артык гомерен багышлаган һөнәр көне.

Геология - үзенчәлекле фән. Аны төгәл фәннәргә дә, табигать фәннәренә дә кертеп булмый. Ул ике юнәлешне дә берләштерә. Нинди фикер сөреше кирәк соң аның өчен: техникмы яки гуманитармы? Татарстанның атказанган геологы, "Татнефть" АҖ мактаулы нефтьчесе, фәннәр кандидаты Рөстәм Ханнанов белән әңгәмәдән соң яхшы геолог ул - физик та, лирик та, дигән сүзләрнең хаклыгына ышандым:

Юл сайлау турында

- Әнием минем табиб булуымны теләгән иде. Без моның турында күп сөйләшә идек аның белән. Ләкин нефтьчеләр бистәсендә яшәвебез һөнәр сайлауда һәлиткеч рольне уйнады, - дип сөйли Рөстәм Госман улы. - Балачактан ук геолог һөнәре белән кызыксындым. Китаплар укый идем геологлар турында. Безнең якларда геологик катламнар күп булуы, биредә девон нефтен чыгара башлаулары да йогынты ясагандыр. 1966 елда мәктәпне тәмамлагач, мине 2нче промыселга мастер Җәмил Ибраһимов бригадасына оператор укучысы итеп эшкә алдылар.

Бер елдан Рөстәм Ханнанов Казан дәүләт университетының геологик факультетына укырга керә. Туган якларына 1973 елда, берникадәр вакыт Бөгелмәдә ТатНИПИнефть оешмасында эшләгәннән соң кайта.

- Анда эшләве кызык иде, ләкин туган як үзенә тартты. Иван Гаврилович Полуянның роле зур булды, ул "Баулынефть" идарәсенә кайтырга үгетләре.

Укытучылары турында

Рөстәм Госман улы үз остазларын - данлыклы геологлар Иван Полуянны, Асия Гайнаншинаны, Леся Скоропадны һәм башкаларны эш искә ала. Алар турында олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән сөйли. Алар үрнәгендә ул һөнәри осталык серләренә төшенгән: эшне бик тәфсилле, җентекле итеп, үтә игътибарлы булып башкарырга кирәк. Максатка акрын адымнар белән, озак барырга туры килә.

Һөнәр турында

- Идарәдә беренче көннән үк эшем миңа кызыклы иде. Алган белемнәрне практикада кулланысы, киңәйтәсе килде, - дип искә ала Рөстәм Госман улы. - Миңа "Баулынефть"нең өч промыселында эшләргә насыйп булды. Аңарчы - фәнни-тикшеренү һәм җитештерү цехында, нефть чыгару техникасы һәм технологиясе лабораториясендә эшләдем. Скважиналарны капиталь ремонтлау цехында эшләү дә күп нәрсә бирде дип саныйм. Болар миңа олы мәктәп булдылар. Аннары геология бүлегендә, эшкәртү бүлегендә хезмәт иттем.

2000 елда Рөстәм Ханнанов идарәнең геология хезмәте белән җитәкчелек итә башлый. Бу чорда скважиналар бораулауның яңа технологияләре кертелә, катламнарның нефть бирүчәнлеге арттырыла. Рөстәм Госман улы нефтьнең сәнәгать запасларын арттыру һәм яңа перспективалы структураларны ачыклау эшенә җитәкчелек итә.

Ул баш геолог булып эшләгәндә уннан артык яңа нефть чыганагы табыла.

- Билгеле бер урында беренче тапкыр нефть табу, синең фаразың дөрес икәнлеге раслану - олы шатлык иде, - дип искә ала Рөстәм Госман улы хезмәтенең истәлекле мизгелләре турында. - Ләкин анализ процессы, төрле карталар һәм диаграммалар төзү дә бик кызык иде.

Карьера турында

- Яшь вакытта мин дәрәҗә яулау турында хыялланмадым. Үз урынымда эшләрмен, фән белән шөгыльләнермен дип уйлый идем. Әмма дүрт елга якын Кубада эшләп, анда Советлар союзының төрле почмакларыннан килгән кешеләр белән аралашкач, баш геолог булачакмын дип, үземә максат куйдым. Бу максатка озак барырга туры килде.

Романтик җанлы геолог яраткан һөнәре дөнья күрү мөмкинлеге бирүенә дә шатланмый калмагандыр. Аның хезмәт биографиясендә төрле кызыклы командировкалар биһисап.

Шатлыклары турында

Бүген Рөстәм Ханнанов лаеклы ялда. Киеренке эш, ял күрмәгән еллар артта калды. Хәзер аның үзенә, якыннарына вакыты күбрәк. Рөстәм Госман улы өч кызы белән горурланып, оныкларына сөенеп яши. 92 яшен тутырган әтисе исән-сау булуы да олы шатлык аның өчен.

Әлбәттә, үтелгән тормыш юлының нәтиҗәләре дә канәгатьлек хисләре тудыра. Ул үз алдына куйган максатларга ирешкән, үзен чын мәгънәсендә һөнәр остасы итеп таныткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев