Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Юныс Интернет аша да никахлар укыла башлавын әйтте

Хəзрəт, мисал буларак, бер никахның скайп аркылы укылганын сөйлəде.

КФУ студентлары белəн очрашуда дин галиме Рамил Юныс никахларның Интернет аркылы укыла башлаганын сөйлəп үтте.

 

"Безнең хəзер Интернет заманы, заманча технологиялəр. Интернет аша да никахлар укыла башлады", - диде Рамил Юныс.

 

Мисал итеп, хəзрəт бер никахның ничек үткəнен сөйлəде. "Килен ап-ак күлмəге белəн килеп утырды, туганнар җыелды. Кияүнең очкычы, һава торышы бозылу сəбəпле, Германиядəн вакытында очып китə алмады. Кияү Штутгарт шəһəренең аэропортыннан скайпын кабызып элемтəгə керде дə, без никах укыдык. Алар ризалыкларын белдерде һəм шəһадəт əйтте. Заманча никах шулай укылды", - дип сөйлəде Рамил Юныс.

Зилə Мөбəрəкшина

Фото: Салават Камалетдинов https://tatar-inform.tatar

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177537/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев