Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ифтары үтте

Район ифтарында Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.

Кичке намаздан соң, күмәк авыз ачу булды. Баулыларны Татарстан мөфтие урынбасары Рафил Зөфәров сәламләде.
– Рамазан ае – изге ай. Ураза аенда тагын да күбрәк игелекле гамәлләр кылырга, мәрхәмәтле булырга омтылабыз. Бу игелекле эшләр Рамазан ае төгәлләнгәч тә дәвам итсә иде. Аллаһы Тәгалә барыбызга да тынычлык һәм иминлек насыйп итсен, – дип сөйләде ул.
Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин шәхсән үзе һәм район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән ифтар уздыруга өлеш керткән җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. 
– Традиция буенча, изге айда мәчетләребездә авыз ачу мәҗлесләре үткәрелә, тәравих намазлары укыла. Салих авылында төзелгән яңа мәчеттә дә ифтар ашы оештырылды. Авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Мондый чараларда үзгә атмосфера хөкем сөрә, без очрашабыз, аралашабыз. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны, укыган догаларны кабул итсә иде! – дип билгеләп үтте Ринат Хәмидуллин.
Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов үзенең чыгышында район җитәкчелеге белән бердәм булып эшләүләрен әйтте. Үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мәчетләр төзекләндерелә. Әнвәр хәзрәт Хәмитов баулыларны Ураза ае белән тәбрик итте һәм аның фазыйләтләре турында сөйләде. 
Район ифтарында барлыгы 250гә якын кеше катнашты. Табынга учакта пешерелгән пылау, шурпа, итле бәрәңге, пироглар, чәй тәм-томнары куелды. Хатын-кызлар өчен мәчетнең икенче катында аерым табын корылды, ә балаларга – намаз уку залында. 
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев