Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Помидор өйдә озак саклансын, дисәң...

Берничә киңәшкә колак салыгыз.

Көннәр суыта башлагач та бакчачылар, яшелчәләрне җыеп алып, озаграк саклау чарасын хәстәрли. Октябрь башларында бакчада ап-ак кәбестә башлары гына тезелешеп утыра. Төнге температура түбән төшә башлагач, өлгереп җитмәгән помидорларны да җыеп алырга туры килә. Яшел помидорларны өйдә ничек сакларга? Алар тизрәк кызарсын өчен кайда урнаштырырга кирәк? Бу сораулар бүген бакчасы булган һәркемне борчыйдыр, мөгаен.

Помидорларның кызару тизлеге дә, озак саклану вакыты да яшелчә саклау урынындагы һава температурасына бәйле. Озак сакларга дип салынган яшел помидорларны бер генә рәт итеп тезеп чыгарга киңәш ителә. Бу очракта саклау урынындагы һава температурасы 10-12 градус чамасы булырга тиеш. Көн дә араларыннан кызара башлаган помидорларны алып торырга кирәк.

Әгәр инде помидорлар тизрәк кызарсын, дисәгез, аларның сабак ягын өскә каратып, 2-3 рәт итеп тартмаларга яисә киштәләргә тутырыгыз. Һава йөреп торган, 20-24 градуслы коры бүлмәдә алар бик яхшы саклана һәм тиз өлгерә. Әгәр яшел помидорлар арасына берничә кызылын салып калдырсагыз, алар тагын да тизрәк кызарачак. Андый шартларда яшел помидорлар бер атнада кызарып чыга.

28-30 градус җылылыкта помидорлар тагын да тизрәк өлгерә, тик бу очракта алар бераз йомшара. Моннан тыш, аларның сабак ягында каты сары түгәрәкләр барлыкка килергә дә мөмкин. Яктыда пешкән помидорларның төсе ачыграк була, шулай да алар караңгы урында да яхшы өлгерә. Тик помидорларны кайда гына урнаштырсагыз да, анда саф һава булырга тиеш.

Помидорның соң өлгерә торган сортлары һәм гибридлары аеруча озак саклана. Тик аларны өлгерү чорына бүлеп, аерым температурада сакларга кирәк. Мәсәлән, бик өлгермәгән помидорларны — 1-2 , кызара башлаганнарын — 4-6, яшелләрен 10-12 градуста сакларга киңәш ителә. Бу очракта күпчелек бакчачылар тартмадагы помидорлар арасына коры торф кисәкләре, пычкы чүбе (каенныкы яхшырак) яисә мүк салалар, яки һәр помидорны аерым йомшак кәгазьгә төрәләр. Шуны да искә алыгыз, эре сортлы помидорлар вакларыннан тизрәк кызара. Шуңа да аларны көн дә тикшереп торырга һәм өлгергәннәрен салкын урынга алып куярга кирәк.

Помидорларны кышкылыкка туңдыргычка куярга да була. Туңган яшелчәләрне ашар алдыннан салкын суга салып тотарга кирәк. Шулай ук помидорлар кар астында да озак саклана.

Фото:

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев