Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почтальон гына белә

Дания Госсамова 15 елдан артык гомерен Кызылъяр авылы халкына газета-журналлар ташуга багышлый. Ул ярты авылга почта хезмәте күрсәтү белән мәшгуль. Тугыз елдан артык лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан эшенә әле дә булса тугры кала бирә ул.

Җор телле, шаян сүзле, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белгән почтальон Дания Госсамова үз эшен яратып башкара.

Дания ханымның сүзләренчә аның эш стажы 47 елга җиткән.

Дания ханым газета-журналларны төш вакытында гына тарата башласа да, аның эше иртәннән үк башлана. Дания ханымга бик күп төрле эшләр ышанып тапшырылган. Утка, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләр, пенсия, субсидия тарату да – аның вазыйфасы.

Барлыгы 300гә якын хуҗалыктан торган урамнарны, “тимер атына” атланып, атнасына ике тапкыр урый Дания ханым.

Хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар. Авыл халкы, яңалыклар белән тулы газета-журналларны тизрәк кулларына алу өчен, хат ташучыны зарыгып көтәләр. Дания ханым сүзләренчә, ул инде 60 ел велосипедта йөри, почтальон эшендә дә ул кирәк булып куйган.

Дания ханым сүзләренчә, хат ташучы булып эшләү аңа кеше арасында булу, аралашу мөмкинлеген бирә.

81 яшьлек Кәримә апа күп дистә еллар буена газета-журналлар алдырып, әле дә булса һәр яңалыктан хәбәрдар булып тора. Дания ханым килгәнне Кәримә апа капка төбенә үк чыгып көтеп тора.

Авыл халкына озак еллар хезмәт күрсәткән, эле энергиясе ташып торган Дания Госсамова алга таба да үз эшен дәвам итәргә ниятли.

Дания ханым велосипедта йөрергә ярата. Хат ташучы эшен башкарганда велосипедның аның эшен күпкә җиңеләйтә.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев