Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия яше алдындагы кешеләрне эшкә алмаган өчен нинди җинаять җаваплылыгы була?

Владимир Путин Россия Җинаять кодексына пенсия яше алдындагы кешеләрне эшкә алмаган өчен җаваплылык турында үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Россия Президенты Владимир Путин пенсия реформасына кагылышлы төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертте. Төзәтмәләр тексты Кремль сайтында чыкты.

Пенсия яше алдындагы кешеләрне нигезсез рәвештә эшкә алудан баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы каралачак, дип хәбәр итте "Известия".

Төзәтмәләр нигезендә, әлеге кагыйдәне бозучы эш белән тәэмин итүчеләргә 200 мең сумга кадәр штраф яный. Бу штраф хөкем ителүченең 18 айга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә булырга мөмкин. Гаеплене 360 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итәргә дә мөмкиннәр.

Шулай ук пенсия яше алдындагы хезмәткәрләрне эштән азат иткән өчен дә шундый ук җаваплылык каралачак.

Бу үзгәрешләрне Россия Җинаять кодексына кертергә тәкъдим ителә.

Фото: kaltasyzarya.rbsmi.ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/pensiya-yashe-aldyndagy-keshel-rne-eshk-almagan-chen-nindi-inayat-avaplylygy-bula/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев