Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия алды яшендәге кешеләргә нинди ташламалар каралган?

Пенсиягә чыгарга биш ел калгач, гражданнар түләүсез дару алу, транспортта ташламалы бәядән йөрү һ.б. хокукына ия.

Пенсия алды яшендәгеләр өчен ташламаларның күбесенә хокуклар яңача пенсия яше җитәргә 5 ел алдан башлана. Ягъни хатын-кызлар өчен 51 яшьтән, ир-атлар өчен 56 яшьтән. 2019 елдан башлап һәм шуннан соң ташламалар 1968 елда һәм аннан да алданрак туган хатын-кызлар, 1963 елда һәм аннан да алданрак туган ир-атлар өчен каралган. Бу турыда «Челнинские известия» сайты Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттаховка сылтама белән хәбәр итте.                                                      

«Миңа 53 яшь. Мин пенсия алды яшендәге кешеме? Миңа нинди ташламалар каралган?» — дип сорый сайтның укучысы.

«Әйе, сез пенсия алды яшендәге кеше. 2019 елдан башлап Россиядә күчеш чоры бара, ул пенсия яшенең яңа параметрларын билгели. Гражданнарның хокукларын саклау һәм яклау өчен, Россия законнарына „пенсия алды яше“ төшенчәсе кертелде. Бу очракта гражданнар өчен ташламалар һәм социаль яклау чаралары каралган. Алар моңарчы пенсия яше җиткәч бирелә иде. Бу — түләүсез дарулар, транспортта ташламалы бәядән йөрү, капремонтка һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен башка түләүләргә ташлама, милек һәм җир өчен салымнан азат ителү. Шулай ук ел саен уздырыла торган диспансеризация, эш белән мәшгульлектә өстәмә гарантияләр», — дип аңлата Фәттахов.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/11-01-2021/pensiya-aldy-yashend-ge-keshel-rg-nindi-tashlamalar-karalgan-5797839

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев