Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пегаслылар – “Курск дугасы”нда

Баулылар “Курск дугасы”нда немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 77 еллыгына багышланган хәрби-тарихи реконструкциядә катнашып кайткан.

Самара өлкәсенең Борское бистәсендә “Утлы дуга” хәрби-тарихи фестивале узган. Хәрби хәрәкәтләр реконструкциясендә баулылар да катнашкан. “Пегас” яшүсмерләр клубы вәкилләре хәрби техникаларын да алып барган.

Бераз тарихка күз салып алыйк. Курск сугышы (Курск дугасы буларак та билгеле) – 1943 елның җәендә Прохоровка янында булган иң зур танк сугышы һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләренең берсе. 5 июльдән 23 августка кадәр барган әлеге сугышта ике миллионга якын кеше, алты мең танк, дүрт мең самолёт катнашкан. Канкойгыч бәрелешләр нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре җиңүгә ирешкән. Тик әлеге җиңү җиңел бирелмәгән. Совет гаскәрләренең югалтулары 860 меңнән артык сугышчы, алты мең танк, 5,2 мең корал һәм миномёт, 1,6 мең самолёт белән исәпләнә.

“Курск дугасы”нда җиңүнең 77 еллыгына багышлап, Самара җирендә илебезнең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән килгән кешеләр әлеге вакыйгаларны реконструкцияләгән. Тамашачыларга Курск сугышының бер эпизодын күрсәтү өчен, Борское бистәсенә йөздән артык реконструктор җыелган. Бу эпизод түбәндәгедән гыйбарәт: 1943 елның июлендә Кызыл Армия өч фронтта һөҗүмгә күчә. Украинаның Ахтырка шәһәреннән чигенгән немецлар безнең разведка отряды белән очраша. Бәрелеш нәтиҗәсендә Совет солдатлары немецларны тар-мар итә, бер өлешен әсирлеккә ала. Әлеге эпизодны җанландыру өчен, илнең дистәләгән төбәгеннән килгән реконструкторлар Борское бистәсенең ком карьерында окоплар казыган. Немецлар күп булмаган, чөнки немец солдаты формасы бик кыйммәт – 90 мең сумнан башлана. Ә Совет солдаты формасын 25 мең сумга да табарга була (анысы да аз түгел, килешерсез!). Хәрби техника да – шәхси коллекция һәм музейлардан. Баулылар БА-64 бронеавтомобилен һәм ЗИС-3 пушкасын – 1942 елгы үрнәктәге 76 миллиметрлы дивизион пушкасын – алып барганнар. 1942 елда булдырылган әлеге җиңел бронеавтомобиль бар сугышны үткән. Ул разведкада кулланылган. “Пегас” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Азат Арсланов безгә сөйләгәнчә, әлеге машинаны башкаладан кайтарткан чертеж буенча үзләре җыйганнар.

– Мондый реконструкциядә инде бишенче ел катнашабыз, – ди Азат Арсланов. – Без чакыру буенча бардык, чөнки хәрби техниканы торгызучылар күп түгел, безне беләләр. Без бик теләп барабыз. Бу юлы сугышның үзендә бездән биш кеше катнашты.

Хәрби вакыйгалар билгеле бер сценарий буенча бара, катнашучыларны аның белән чара башланырга ике сәгать кала таныштыралар. Азат Арсланов әйткәнчә, ул өченче тапкыр артиллерист ролендә катнашкан, “бәрелешләр”дә исән-сау калган.

Борское бистәсенә тамашачы ролендә барган баулылар арасында Камалетдиновлар да бар.

– Әлеге чара турында “Пегас” клубыннан белдек, олы улыбыз шунда шөгыльләнә. Ирем белән тиз генә уйлаштык та барырга булдык, – дип сөйләде Лилия Камалетдинова “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Иртәнге сәгать алтыда машина белән юлга чыктык. Анда көне буе булдык. Башта “Русь” пилотаж төркеме таң калдырды. Ул, безнең баш өстенннән очып үтеп, һаваны Россия флагы төсләренә күмде. Аннары сугыш башланды. Андагы күренеш без көткәннән дә мавыктыргыч булды, дөньяга карашыбыз үзгәреп, бөтенләй икенче кеше булып кайттык. Балаларны да алып барганыбызга сөенеп кайттык, алар бабаларыбызның җиңүне ничек яулаганын күреп, аңлап кайттылар.

Лилия сөйләвенчә, сугыш күренешләре шулкадәрле чын итеп күрсәтелгән, алар үзләрен сугыш кырында кебек хис иткәннәр. Совет солдатлары өчен борчылу, яралалылар һәм һәлак булучылар өчен әрнү, һәм “безнекеләр”нең җиңүенә яшь аралаш сөенү – бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый торган хисләр кичергәннәр. Моны үз күзең белән күрмичә, аңлап та булмый торгандыр.

– Без мондый мавыктыргыч күренешне беренче тапкыр күзәттек, – дип дәвам итте Лилия. – Чараның нинди масштабта узуын сөйләп бетерә торган түгел. Төрле шәһәрләрдән төрле кешеләр җыелды, нәкъ сугыштагыча. Кешеләр, бер-берсен белмәсәләр дә, аларны җиңү теләге берләштерә, алар бер-берсенә ышанырга һәм ярдәм итәргә тиеш. Атыш, мина тавышлары. Кемдер егыла, кемдер флагны эләктерә дә алга чаба. Танклар, шартлаулар...

Көчле шартлау тавышлары чыгару – пиротехниклар эше. Шулай ук алып баручы тамашачыларга сугыш хәрәкәтләрен сурәтләп торган. Каты бәрелешләрдән соң, тарихтан билгеле булганча, совет солдатлары җиңүгә ирешкәннәр. Ә фестиваль ике якның да килешүе белән тәмамланган.

Азат Арсланов сөйләгәнчә, пегаслыларның Баулы җирендә дә сугыш хәрәкәтләрен реконструкцияләү хыялы бар. Аларның бу хыялы биш ел элек шундый чарада беренче тапкыр катнашканнан соң барлыкка килгән. Ләкин сугыш хәрәкәтләрен реконструкцияләү – бик чыгымлы эш, чөнки, сугыш турындагы фильмнан аермалы буларак, биредә вакыйгалар йөз процент төгәллек белән торгызыла.

– Кием-салым шул чор солдаты хәрби киеменең төгәл күчермәсе булырга тиеш, бернинди артык нәрсә кирәкми, моны реконструкторлар катгый төстә күзәтә, хәтта эчке киемгә кадәр тикшерәләр, – дип сөйләде безгә Азат Арсланов. – Форма һәм коралны үзебез сатып алабыз. Коралга килгәндә, ул шул эпоханыкы, тик заводта “суытылган” булырга тиеш. Ягъни аннан чын итеп атып булмый, пулясыз патрон кулланыла.

Киләчәккә планнарына килгәндә, Азат Арсланов безгә сөйләгәнчә, алар якташыбыз – Советлар Союзы Герое Фатых Шәрипов батырлыгы белән бәйле сугыш хәрәкәтләрен реконструкцияләргә телиләр. Былтыр “Пегас” әлеге проект белән грантка дәгъва иткән, тик ота алмаганнар. Быел Азат Арсланов тагын бер тапкыр катнашырга җыена. Кем белә, бәлки берничә елдан без Баулы җирендә реконструкцияләнгән сугыш хәрәкәтләрен күзәтә алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев