Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Парламент җитәкчесе ветераннар һәм өлкән яшьтәге татарстанлыларны үз өйләреннән чыкмаска чакырды.

Парламент җитәкчесе ветераннар һәм өлкән яшьтәге татарстанлыларны үз өйләреннән чыкмаска чакырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сovid-19 таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

«Без хәзер катлаулы вакытта яшибез. Бөтен дөнья коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Бу көннәрдә паникага бирелмәү мөһим. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан барлык кешеләрнең үзләрен изоляцияләү режимы кертелде, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан бөтен кирәкле чаралар күрелә, коронавируска каршы көрәш буенча Республика штабы төзелде. Әмма эпидемиянең тиз кимүе һәрберебезгә бәйле», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ветераннарга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә фатирларын һәм йортларын бик кирәк булмаганда калдырып китмәүләрен сорап мөрәҗәгать итте. «Әгәр сезгә азык — төлек һәм медикаментлар сатып алуда ярдәм кирәк икән, бу хакта волонтерларга яки кайнар линиягә хәбәр итегез», - дип искәртте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада волонтерлык үзәге, «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары, партия тарафдарлары, Гомумроссия халык фронты вәкилләре һәм Татарстанның волонтерлык оешмалары эшләвен һәм гаризалар кабул итеп, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүен искәртте. Алар барлык саклану чаралары белән тәэмин ителгән, мошенникларга каршы көрәш чаралары күрелгән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе бар кешегә дә түзем булырга һәм, чыннан да, өйдән чыкмаска, күршеләре, туганнары белән элемтәгә кермәскә чакырды.

«Аңлавыгызны һәм акыл белән эш итүегезне сорыйбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Без бергә булганда барысын да башкарып чыгачакбыз!» — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/31-03-2020/f-rit-m-h-mm-tshin-epidemiyane-tiz-kim-e-rberebezg-b-yle-5732921

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X