Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй туена әзерләнәләр

Узган елда Баулыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үзенчәлекле тернәкләндерү үзәге эшли башлады. Үзәк беренче көненнән үк кирәкле булуын күрсәтте, шуңа күрә быел ул киңәйтелде. Санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач, биредә өй туе булачак.

Үзәк баулылы Марат Ильясов инициативасы белән ачылды. Ул эшкә дөрес якын килгәндә һәм ихтыяр көче зур булганда, тормышны яратканда, аякка басарга һәм башкаларга да булышырга мөмкин булуын дәлилләде. Ул социаль тренажёрлар эшләп, партнёрлар һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, республикада бердәнбер булган үзенчәлекле үзәкне эшләтеп җибәрде. Иң мөһиме – әлеге үзәктә кешеләр бушлай тернәкләндерү ярдәме ала, җиңел булмаган хәзерге заманда анысы да бик мөһим.

Маратның максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешегә ярдәм кулы сузу, шуңа күрә ул үзәкне киңәйтергә һәм тренажёрларның санын арттырырга булган. Былтыр республика бюджетыннан бирелгән акчага масштаблы ремонт эшләре башланып китте.

Яңа үзәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тулысынча җайланып эшләнгән. Бинада фойе, пациентларны кабул итү бүлмәсе, санузел һәм ике тренажёр залы бар. Тиздән җиһазлар да кайтартылачак. Биредә ике грант акчасына 12 авторлык тренажёры эшләп куелган, алар инвалид коляскасы белән йөрерлек ара калдырып урнаштырылган.

– Биредә заманча яңа тернәкләндерү җиһазы һәм спорт тренажёрлары куелды. Алар Россиядә эшләнгән һәм чит илдә эшләнгән аналоглардан бер дә калышмыйлар, – дип сөйләде безгә Марат Ильясов.

Үзәккә аз гына җәрәхәт алган кешеләр дә, терәк-хәрәкәт аппаратында җитди проблемалар булганнар да мөрәҗәгать итә ала. Үзәктә, тернәкләндерү ярдәменнән тыш, психологик-мотивация ярдәме дә күрсәтелә. Биредә аерым да, төркемләп тә шөгыльләнергә мөмкин. Инде өченче ай күнегүләр онлайн-режимда үткәрелә.

Марат Ильясов сүзләренә караганда, һәр пациентка индивидуаль тернәкләндерү программасы төзелә. Инвалидларны караучыларга да психологик-мотивация ярдәме күрсәтелә.

Тагын шунысын әйтү урынлы булыр: быел “Благодарение” хәйрия фонды белән “Социальная передышка” уртак проектын тормышка ашыру планлаштырыла. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне караучыларга ярдәм итүдән гыйбарәт.

Марат сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында яңа спорт төрен – машина-тренажёрларда ярышуны – үстерүне дә планлаштыра. Бу уңайдан тренировкалар үткәрелгән, һәм ике ярыш оештырылган. Киләчәктә әлеге ярышларны башка шәһәрләрдән дә катнашучылар җәлеп итеп уздыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев