Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җомга көнне мөселманга нәрсә эшләргә ярамый? (Сорау-җавап)

Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде.

1. Рамазан аеннан башка, бүтән айларда тота торган нәфел уразасын тотарга ярамый.

 2. Җомганы Аллаһ тәгалә мөселман өммәтенә генә биргән. Яһүдләргә шимбә, насараларда (христианнарда) якшәмбе, мөселманнарга җомга. Яһүдләргә, мәсәлән, шимбә көнне бөтен эшләрдән тыелырга кушкан. Ә мөселманнар өчен бу көн кайбер илләрдә ял көне, бәйрәм булса да, гел туктаусыз гыйбадәттә булу дөрес булмас.

3. Җомга көнне Аллаһ Тәгалә Адәмне (галәйһи ссәләм) туфрактан бар кылды. Бу вакыйганы искә алып, без кайдан, ничек, ни өчен бу дөньяга килүебезне онытмаска тиеш.

 4. Җомга көнен Аллаһ Тәгалә хөрмәтләгән. Ятимнәрне, мескеннәрне, мохтаҗларны ихтирамсыз калдыру  тыелган.

 5. Догасыз калдыру ярамый. Бу көндә бер махсус кыска вакыт бар, шул вакытта Аллаһ Тәгаләдән сорасаң, җавап бирә.

 6. Җомга намазы вакытында сәүдә яисә башка гамәлләр белән мәшгуль булу тыелган.

 7. Бу көнне салаватсыз уздырырга ярамый.

 8. Җомга көнне кыямәт көне башланаячак. Шул сәбәпле бу көнне үлем турында искә алмау дөрес булмас.

 9. Имам хөтбә сөйләгән вакытта икенче кешелэргә ишарә итәргә ярамый.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/din/omga-k-nne-m-selmanga-n-rs-eshl-rg-yaramyy-sorau-avap/?sphrase_id=3398?sphrase_id=3398

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев