Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр яңа һөнәр үзләштерә

2019 ел башыннан “Демография” илкүләм проекты старт алды, ул Россия халкының тормыш дәрәҗәсен сизелерлек арттыруга юнәлдерелгән. Аның өстенлекле бурычларыннан берсен, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә кадәрге кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм дәвамлыгын яхшырту, “Өлкән буын” федераль программасы ярдәмендә тормышка ашырылды.

Күпчелек өлкән яшьтәге кешеләрдә эшләү теләге һәм мөмкинлеге еш кына сакланса да, пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар эш бирүчеләрне кызыксындырмый. Эш тәкъдим итүчеләр эшкә күбрәк яшьләрне алырга тырышалар. Тик шулай да вакыт узу белән, таләпләр дә үзгәрә. Хәзер өлкән яшьтәге кешеләргә заман таләпләренә туры килеп, эш табу өчен укырга, переквалификация үтәргә кирәк. Шуның өчен  пенсия яшендәге гражданнарга өстәмә белем бирү буенча программа төзелгән дә инде.

“Өлкән буын” программасы аша тормышка ашырылган демографик проект нигезендә, быел түләүсез өстәмә белем алу яки хәтта яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Баулының мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, быел проект кысаларында районда 41 кеше укып, һөнәр алган. Пенсия алды яшендәге кешеләр төрле һөнәрләр үзләштергән. Шулар арасында пешекче, электромонтёр, стропальщик, изоляцияләүче, обходчик кебек һөнәрләрне телгә алып була.

Проект 2024 елга кадәр үз эшен дәвам итәчәк. Баулыда гына түгел, башка шәһәрләрдә уку мөмкинлеге бар. Укулар, һөнәргә карап, бер айдан алты айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Өстәмә белем алу өчен 52-56 яшьлек хатын-кызлар, 56-61 яшьлек ир-атлар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. 2020 елда укучыларга юл чыгымнары һәм торак өчен түләү дә каралган. Киләсе елда 50 пенсия яшендәге кеше яңа һөнәр үзләштерерә алачак. Укулар өчен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 1,5 миллион сум акча бүленеп бирелгән.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев