Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Октябрь аена халык сынамышлары

Октябрь - көзнең икенче ае. Халыкта аны төрлечә атыйлар. Айның тагын бер исеме "пычрак", ул озын һәм озакка сузылган яңгырлар аша алган. Октябрь аенда агачлар төрле буяулар белән бизәлеп, яфракларын ташлый башлый.

Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. "Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш", - дип юкка гына әйтмиләр.  Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагын, кышын, язын һәм җәен ни көтәргә кирәклеген әйтеп торачак.

Җылы октябрь - салкын кышка.
Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга.
Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.
Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә.

Яфраклар тиз коелса - кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска була.
Октябрь башында каенга карагыз - яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ