Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдәге аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

Һәр йортта аптечка булырга тиеш. Ә аның эчендә кирәкле дарулар.

* Җәрәхәтләрне һәм яраларны төзәтә торган чаралар: 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка. 
* Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган дарулар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин). 
* Буыннар авыртканнан мазьлар. 
* Аллергиягә каршы: лоратадин. 
* Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин. 
* Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.
 * Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс. 
* Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл. 
* Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс). 
* Даруларны караңгы, салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз. * Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып, яңаларын өстәп торыгыз.



Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев