Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы һөнәре өчен язмышына рәхмәтле

37 ел гомерен нефть тармагына багышлаган шәһәрдәшебез Илгизә Кугуелова “Баулынефть” идарәсенең Нефть әзерләү һәм кудыру цехында эшләгән елларын сагынып искә ала.

Илгиза Кугуелова Татар Кандызында туып үсә. 1976 елда мәктәпне тәмамлагач, педагогия юнәлешендәге югары уку йортына керергә теләп, Казанга китә. Тик язмыш башкача хәл итә. Кыз башкалада тегү фабрикасына эшкә керә. Берникадәр вакыт эшләгәч, әти-әнисе Баулыга кайтуын үтенә. Биредә ул балалар бакчасына кастелянша булып урнаша. Сабыйларга костюмнар, бакчага кирәкле әйберләр тегә. Эшләү барышында, үзен башка өлкәдә сынап карарга тели, эш эзли башлый. 1980 елда Илгизә Гаяз кызы, танышы киңәше белән, “Баулынефть” идарәсенең Нефть әзерләү һәм кудыру цехына эшкә керә.

Берникадәр гомер эшләгәч, Илгизә Кугуелованы да товар операторы итеп күчерәләр, ә 1998 елда сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы өлкән операторы итеп билгелиләр.

2016 елда Илгизә Гаяз кызы лаеклы ялга чыга. Бу вакытта Кугуеловларның үз йортлары белән яшәгән чаклары.

Ару-талуны белмәгән ханым әле дә йорт, бакча эшләре белән мәшгуль.

Илгизә Гаяз кызы чәчәкләр үстерергә ярата. Аның ишегалды тулы – яшеллек, биредә иртә яздан көзгә кадәр төрледән-төрле чәчәкләр үсеп утыра.

Кугуеловлар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Оныклары Артём белән Аннаны яраткан әбиләре атна саен тәмле пироглар белән сыйлый. Илгизә Гаязовнаның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк, шулай да ул элек хезмәт куйган елларын сагынып искә ала. Ветеран сөйләвенчә, ул нефтьче юлыннан очраклы рәвештә генә киткән, тик ул бу очраклылык өчен язмышына бик тә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев