Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди хатын-кызларны ирләр беркайчан ташламый?

Менә нинди хатын-кызларга ир-атлар: «Мин синнән китәм», – дигән сүзне бервакытта да әйтмиләр:

1. Һәр нәрсәгә үз фикере булган хатын-кызларга

Бөтен нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган һәм аны курыкмыйча әйтә алган, дәлилли белгән хатын-кызлардан ир-атлар үзләре теләп беркайчан баш тартмый. Беренчедән, мондый хатын-кызлар башкаларның да фикерләре булуын һәм кайчак ул фикерләрнең аныкы белән бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар. Аерылышуны алар дөнья бетү дип кабул итмиләр: бер-береңне бәйли торган уртак әйберләр булмагач, сукмакларның икесе ике юлдан китүе табигый бит инде... Мондый хатын-кызлар тормышта таянычсыз калудан курыкмый, чөнки нинди генә очракта да алар, беренче чиратта, үз-үзләренә, үз көчләренә ышаналар.

2. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белүчеләргә

«Мин синнән китәргә булдым», – дигән сүзне беркайчан ишетмәгән хатын- кызлар үзләренең нәрсәгә лаек булганын яхшы белә. Үзара мөнәсәбәтләрнең көйсезләнеп китүен, аларның салкыная төшүен сизсәләр, алар беркайчан үз- үзләрен җиңеп, мәхәббәтне «коткарырга» керешмәячәк. Алар ир-атка чытырдап ябышмаячак, ялынмаячак, үгетләмәячәк. Мондый хатын-кызларда эчке горурлык хисе бик көчле: «Китә икән – китсен, димәк, ул миңа лаек түгел», – дип уйлаячак ул.

Үзен югалтудан курыкмаган хатын-кыздан исә ир-ат китәргә ашыкмаячак.

3. Үз-үзен карап йөргән хатын-кызларга

Теләсә нинди шартларда да, теләсә кайсы яшьтә дә кеше күзе төшәрлек итеп киенү, үз-үзен карау, зәвыклы булып калу, әлбәттә, үз-үзен яраткан хатын-кызларга гына хас сыйфатлар. Ир-ат аларга яратып, сокланып кына карарга тиеш – башкача булырга мөмкин дип алар күз алдына да китерми. Моны рөхсәт тә итми! Ир-атларның аларның күзенә генә карап торуының бөтен сере шунда...

4. Рәхмәтле хатын-кызларга

Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга матур сүзләр әйткәндә, комплимент ясаганда, ир-ат хатын-кызның боларны колак яныннан гына уздырып җибәрмәвен, берәр ничек бәяләвен көтә: оялып елмаюын, күзләрендә сөенеч очкыннары кабынуын, үзенең дә аңа җавап итеп берәр җылы сүз әйтүен... «Синең яныңда миңа инде рәхәт түгел», – дигән сүзләрне беркайчан ишетмәгән хатын-кызлар – үзләренә күрсәткән игътибарны матур итеп кабул итә белгән хатын-кызлар алар. Комплимент ишеткәч, мондый хатын-кызлар «акланырга» ашыкмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәтиҗәдә нәкъ шундый хатын-кызларга ир- атларның игътибары күбрәк эләгә дә.

5. Гафу итә белгән, күп нәрсәне ничек бар – шулай кабул итә алган хатын- кызларга

Гади генә нәрсәләрне катлауландырмау, вакыйгаларны ничек бар – шулай кабул итү – болар көчле һәм зирәк кешеләргә генә хас сыйфатлар. Шушылар янына тагын чын күңелдән гафу итә белүне дә кушсаң – гаҗәеп хатын-кыз килеп чыга. Ул негатив уйлар белән үз-үзен «ашамый», һәркемгә карата ачык чырайлы, йөзендә һәрвакыт елмаю... Ир-ат нигә андыйдан качсың: киресенчә, якынрак белгән саен, ул аңа күбрәк тартыла.

http://matbugat.ru/news/?id=22379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев