Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нефтепроводта яшәүчеләр Яңа елга әзер

Шәһәр башкарма комитеты, ЛПДС, төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре көче белән Нефтепровод бистәсендәге ишегалларының берсендә нарат утыртылды.

Нефтепровод бистәсендә яшәүчеләрнең үз почмаклары, үз кечкенә дөньялары бар дип әйтергә була. Биредә үзенчә җылы һәм уңайлы. Әйтергә кирәк, алар бу матурлыкны үз куллары белән ясыйлар. Биредә һәр йорт каршында клумбалар күрергә була, аларның йорт яны территорияләре һәрвакыт чиста. Ә бар эшләрне башлап йөрүче һәм чараларны оештыручы булып, күп кенә шәһәр халкына таныш булган активист, Инга Әхмәтҗанова тора. Аның сүзләренә караганда, кечкенә генә микрорайонда яшәүчеләр аның идеяләрен һәрвакыт хуплыйлар.

Шушы көннәрдә Инга Әхмәтҗанова инициативасы белән йорт ишегалдында тере нарат утыртылды.

– Бу идея күптән барлыкка килде, – дип белдерде ул. – Мин биредә12 ел  яшим. Ел саен ЛПДС көче белән безнең ишегалдында яңа ел чыршысы куела. Аны безгә урманнан алып килеп урнаштыра иделәр. Киселгән Яңа ел чыршысы урынына тере чыршы яки нарат утырту хыялы белән яшәдем. Өстәвенә, моның өчен бөтен шартлар да бар.

Бу турыда тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе хәбәрләрендә күрә алырсыз.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев