Мошенникларга 5 миллион сум күчергән
Бөгелмәдә яшәүче ир-ат берничә атна дәвамында мошенниклар белән “аралашып”, аларга берничә банктан кредитка алынган акчасын күчерә.
Җиңел генә акча эшләргә теләгән ир 5 миллион сумнан колак каккан. Ул социаль челтәрләрдә акчаларны инвестицияләү турындагы рекламага юлыга һәм алдаучыларның барлык тәлапләрен үти. “Эшләнгән” акчаларын алырга җыенганда, ниндидер проблемалар килеп чыга. Шуннан соң әлеге ир-егет полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан инде.
Фото: pixabay.com
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев