Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар йокламый, сак булыгыз

Агымдагы ел башыннан Баулы районында дистанцион рәвештә урлаулар һәм мошенниклык гамәлләре саны ике тапкыр арткан. Халык арасында аңлату эшләре алып барылуга һәм массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат урнаштырып баруга да карамастан, баулылар алдакчыларга ышануларын һәм акчаларыннан колак кагуларын дәвам итәләр.

Ел башыннан 15 кеше җинаятьчеләр тозагына эләккән һәм 3 миллион сумнан артык акча югалткан. Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегенең тикшерү бүлекчәсе мәгълүматына караганда, читтән торып урлау һәм мошенниклык өлкәсендә 17 җинаять эше кузгатылган.

Гражданнарны алдау өчен, җинаятьчеләр мошенниклыкның төрле схемаларын куллана.  Төп алдау схемасы булып банк хезмәткәре исеменнән шалтырату кала бирә.

– Мошенниклар, еш кына шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыра, – дип сөйли Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге тикшерүчесе Илья Головкин. – Янәсе, өченче затлар аларның счетларына керү мөмкинлеге алган һәм, урлауны булдырмас өчен, барлык акчаларны да якланган ячейкаларга күчерергә кирәк, дип хәбәр итә. Моның өчен акчаларны банкомат аша яки онлайн рәвештә мошенниклар биргән карталарга күчерергә кушалар.

“Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте” схемасын кулланып кылынган мошенниклык фактлары да еш теркәлә.

– Мошенниклар шалтырата, зыян күрүчеләрнең туганнары белән таныша. Кемдер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип, яки аның закон белән проблемалары туган һәм бу проблеманы хәл итү өчен, акча күчерү таләп ителү турныда хәбәр итәләр, – дип сөйли Илья Головкин.

Хокук саклау органнары халыкны уяу булырга һәм таныш булмаган затлардан кергән теләсә нинди мәгълүматны тикшереп карауларын сорый. Мондый шалтыратулар вакытында сөйләшүне туктатырга һәм банкка яки, янәсе, бәлагә юлыккан туганына шалтыратырга кирәк. Әгәр дә сез мошенниклар кармагына эләксәгез, 02 телефоны аша полициягә мөрәҗәгать итү зарур.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев