Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Республиканың хәзерге җитәкчесе сайлау участогына хатыны белән килде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көзге сайлауда катнашты. Ул КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты сайлауда хатыны белән бергә тавыш бирде», – диде ул.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлау, шулай ук ике округ буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар уза. Казан халкы, республика җитәкчесеннән тыш, Казан шәһәре Думасы депутатларын да сайлый.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/official/13-09-2020/mi-nehanov-tatarstan-prezidentyn-m-kazan-dumasy-deputatlaryn-saylauda-tavysh-birde-5770910

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев