Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин ни өчен табиб булдым?

21 июньдә Россиядә медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә

Илебездә ел саен июньнең өченче якшәмбесендә кеше сәламәтлеге сагында торучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көнне бар гомерен медицина белән бәйләгән кешеләрне хөрмәтлиләр. Тик бу бәйрәм елга бер тапкыр гына, ә калган көннәрне медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең сәламәтлеге сагында торырга, еш кына аларның гомере өчен көрәшергә туры килә. Бәйрәм алдыннан, Баулы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, ни өчен нәкъ менә әлеге һөнәрне сайлаулары белән кызыксындык.

 

Наилә Вәлиева, табиб-терапевт, кардиолог:

  • Минем әтием хәрби фельдшер иде, ул сугыш кичкән кеше. Безнең өйдә медицина темасына фотосурәтләр күп иде. Әнием дә шәфкать туташы. Әтием белән өйләнешкәндә, ул әле шәфкать туташы булмаган, әтием йогынтысында шул юнәлештә укыган.

Мин медицина мохитендә үстем. Хәтта буш вакытымда да урамда уйнамадым, ә мәчет урынында урнашкан иске поликлиникага бара идем. Мин бөтен табибларны белә идем, миңа медицина хезмәткәрләре янында булу ошый иде: алар шулкадәрле матур, ак халатларда. Миңа аларның бер-берсенә, авыруларга мөнәсәбәте ошый иде. Медицинага мәхәббәт шулай уянгандыр, мөгаен. Мин үземне башка һөнәрдә күрмәдем дә. Табиб булып инде кырык елдан артык эшлим.

 

Татьяна Садовникова, ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсе мөдире:

  • Миңа кешеләргә ярдәм итү ошый. Ашыгыч ярдәм күрсәткәндә, эшеңнең нәтиҗәсен шунда ук күргәндә, аеруча. Үзен начар хис иткән авыруның хәле җиңеләюен, аның йөзендә елмаю күрү рәхәтлек бирә.

 

Әлфия Габдрахманова, гомуми практика табибы:

  • Мин бала чагымнан ук дус кызларымны, курчакларымны, гаиләбездәге кешеләрне дәвалый идем. Мәктәптә укыганда санинструктор булдым: сыйныфташларымның тырнакларын, колакларын, чәчләрен тикшерәм, зобны профилактикалый торган таблеткалар бирәм. Мин беркайчан да нинди һөнәр сайларга дигән сорау алдында калмадым.

 

Айгөл Хәләпова, табиб-педиатр:

  • Медицинага мәхәббәт кече яшьтә беренче тапкыр стоматологка баргач уянды. Табиб сак карашта булуы, мәрхәмәтле булуы белән таң калдырды. Минем дә аның кебек буласым килде. Аннары курчакларны, йорт хайваннарын дәвалый башладым. Балаларны бик яратам, шуңа күрә педиатр булдым.

 

Рәмзия Фәррахова, терапия бүлекчәсе мөдире:

  • Мәктәптә укыганда, “Аҗаган” уены вакытында мине нигәдер гел санитар итеп билгелиләр иде. Медицинага мәхәббәт шул чакларда уянгандыр, күрәсең. Мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга карар иттем.

 

Ринат Шәфыйков, баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары:

  • Медицина юлыннан китүем балачак хыялым белән бәйледер, мөгаен. Инде тугызынчы сыйныфта укыганда ук табиб булачагымны белдем, чөнки әти-әнием медиклар иде, һәм бала чагымнан ук алар әлеге һөнәргә мәхәббәт уяттылар. Тугызынчы-унынчы сыйныфларда аерым фәннәр буенча педагоглар белән өстәмә шөгыльләндем, алар да мине булачак медик итеп күрәләр иде. Табиб һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Шул юлны күрсәтүләре өчен, әти-әниемә зур рәхмәт. Мин медицинада озак еллар эшлим, һәм балаларыма да әлеге һөнәргә мәхәббәт уяттым. Ике кызым медицина институтларын тәмамладылар, безнең династияне дәвам итәләр.

 

Әлфия Мәкәримова, баш табибның клиника-экспертиза эше буенча урынбасары:

  • Минем каршымда һәрвакыт әти-әниемнең лаеклы үрнәге булды. Әтием табиб-хирург иде, әнием – акушер-гинеколог. Балачактан ук аларның кешеләр сәламәтлеге сагында намуслы эшләгәннәрен күреп үстем. Мин – гаиләбездәге өченче бурыч табиб. Безнең табиблар династиябез бик зур. Шуңа күрә минем алда нинди һөнәр сайлыйм дигән сорау тормады. Балаларым да минем юлны сайлады. Улым – табиб-хирург, кызым – табиб-кардиолог.
  •  

Гүзәл Сәхәбиева, инфекция бүлекчәсе мөдире:

  • Балалар бакчасына йөргәндә үк табиб булырга теләдем. Ул теләк каян туган, белмим. Мине беркем дә өйрәтмәде. Әнием токсикология лабораториясендә эшли иде, мин аннан төрле пробиркалар, пипеткалар, шприцлар алып, курчакларымны, йомшак уенчыкларымны дәвалый идем. Мәктәптә сыйныф җитәкчебезе ел саен булачак һөнәребез турында анкета тутырта иде. Чыгарылыш елында ул аларны безгә күрсәтте. Миннән башкаларның барысы да ел саен төрле һөнәрләр язган булып чыкты. Мин генә ел саен бер төрле җавап биргәнмен – табиб буласым килә дип. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда, беркем дә миннән нинди һөнәр сайлаячагымны сорамады. Чөнки барысы да медицина институтына керәсемне белде.

 

Римма Мөхәммәдиева, табиб-педиатр, невропатолог:

  • Мин бала чагымда табиб булырга теләмәдем. Әти-әнием укытучылар. Туганнарым да алар юлыннан китте. Унынчы сыйныфта гына табиб булырга ниятләдем. Медицина институтына укырга кереп, педиатрия факультетын төгәлләдем. Ни өчен педиатр булырга теләдем – чөнки балаларны яратам.
  • Төп фотосурәт pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев