Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмиловлардан кишер үстерү серләре

Кишер суы күп эчтем, шуңа быел нык үстем, – дигән сүзләр бар. Чынлап та, белгечләр сөйләвенчә, кишернең файдасы бик зур. Кандыз авылында яшәүче Җәмиловлар гаиләсе озак еллар күпләп кишер үстерү белән мәшгуль.

Быелгы җәй коры һәм эссе килде. Күпчелек кешенең яздан утырткан кишер орлыгы тишелми интектерде. Шуңа да бакчачылар аны икешәр кабат чәчәргә мәҗбүр булдылар. Вәсил абый белән Мәгъсүмә апа да кишерне ике тапкыр чәчкән.  

“Соңрак башта чәчкәне дә чыгып, куерып китте кишернең”, – ди Вәсил абый.

Вәсил абый белән Мәгъсүмә апа кишерне күпләп 1995 елдан үстерә башлаганнар. Ул вакытларда 80 сутый җирдә үстергән кишерне хөкүмәткә, мәктәпләргә тапшырганнар.

“Акча эшләү максатыннан, трактор белән төяп озата идек, – ди ул. – Кишер алышырга һәрвакыт күршеләр ярдәм итте, рәхмәт аларга, күмәкләп эшләсәң, куңелле дә, тиз дә”.

Хуҗа сүзләренчә, кишер үстерүнең эше күп, өч тапкыр утарга, сирәкләргә, су сибәргә кирәк.

“250 метр арадан шланглар сузып, су сиптерә идем. Уңышның яхшы булуы су сибүдән дә тора. Утасаң, сирәкләсәң, эрерәк тә була. Элегерәк эре кишерләрне кормовой диләр иде. Хәзер күбрәк эре кишергә өстенлек бирәләр”.

Җәмиловлар кишер орлыгын җиргә апрель азакларында чәчәләр. Ә инде уңыш җыярга иң кулай вакыт сентябрь ае, диләр.

“Кишерне элегерәк сентябрь кергәнче ала идек, чөнки мәктәпләргә, балалар бакчаларына алданрак тапшырырга кирәк”, – диләр алар.

Кишерне хуҗалар кышка подвалга төшерәләр. Анда уңыш яхшы саклана.

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе эфирында карый аласыз.

ФОТО: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев