Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдәниятләр гармониясе һәм төрлелеге турында

Баулыдагы бер зур гаиләдә дүрт милләт көнкүреше, гореф-гадәте һәм мәдәнияте гармониядә яши.

Өченче мәктәпнең чит телләр укытучысы Алия Зуйкова гаиләсендә биш бала үсә. Алар төрле милли мәдәниятләр йогынтысында үсә, әти-әниләре ул һәм кызларында башка халыкларга хөрмәт тәрбияләргә омтыла.

Алия Зуйкованың әти-әнисе Үзбәкстанда комсомол төзелешендә таныша. Әтисенең гаиләсе анда 1944 елда кырым татарларын ярымутраудан депортацияләгәч барып чыга. Ә әнисе, шул заманның башка яшьләре кебек, илдә халык хуҗалыгын күтәрергә бара. Бу аларның беренче очрашуы була, икенче тапкыр алар ун елдан соң башка шәһәрдә очраша. Шуннан соң өйләнешәләр. Аларның ике кызлары – Алия белән Нәдия дөньяга килә. Гаилә Баулыга Алиягә 14 яшь чагында күченеп килә.

Алия Зуйкова фикеренчә, балаларны тәрбияләгәндә, бер яхшы милләтне генә аерып куярга ярамый. Киресенчә, һәр милләттә яхшы һәм начар кешеләр булырга мөмкин икәнен төшендерү зарур. Үскәч, тормышларында милләтара бәхәсләр килеп чыкмасын өчен, бары яхшы кешеләрдән генә үрнәк алырга кирәклегенә басым ясарга, аларның күбрәк булуын аңлатырга кирәк.

Алиянең тормыш иптәше Вадим Викторовичның әтисе – Оренбург өлкәсендәге авылдан, әнисе – Баулыдан. Алия дә, ире дә рус телендә тәрбияләнгәннәр. Шулай да, язмабыз герое сөйләгәнчә, әтиләренең тарихи ватанына барганда, туганнары кырым татарлары телендә сөйләшә, ул исә төрек теленә якынрак, һәм Алия аларны яхшы аңлый. Әтисе дә тел белән кыенлыклар кичермәгән. Очрашканда, үзбәк, төрек яки башкорт белән аралаша алган.

Алия Юныс кызының әнисе ягыннан бабасының нәселе ике тармаклы, чөнки беренче хатыны – рус, икенчесе татар булган. Хәзер аның оныкчыклары, нигездә, Алексеевка авылында яши. Алия сөйләгәнчә, әнисе, авылдан 16 яшендә киткән, гаиләсе белән шактый гомер узгач 1994 елда әйләнеп кайтса да, авылда аларны барыбер таныганнар, күпсанлы туганнары аларның килүенә һәрвакыт шат. Алия һәм Вадим Зуйковларның балалары Алексеевкага бик теләп баралар, табигать кочагында күпсанлы туганнары белән аралашуны көтеп алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев