Март аена халык сынамышлары
Язның беренче аена аяк бастык. Тирә-юньдә кар ятса да, көннәр салкын торса да, яз якынлашуы сизелә, көннәр озыная бара.
Март: кыш түгел, ләкин яз да түгел әле.
Март аенда су акмаса, апрель аенда үлән үсми.
Март бураннарында кырлар кар белән капланса, яшелчәләрнең һәм сабан игеннәренең яхшы уңышын көт.
Коры март – уңдырышлы ел булачак, ә яңгырлысы уңышсыз ел вәгъдә итә.
Март аенда еш томан – яңгырлы җәй көтә.
Март аенда җылы җилләр – яңгырлы җылы җәйгә.
Март урталарында җылы – җәй җылы булачак.
Сирәк салкыннар март аенда яхшы уңыш вәгъдә итә.
Озын боз сөңгеләре — озын яз.
Карга башын канат астына яшерә-салкынга, җиргә утырса җылынуга.
Әтәч еш кына вакытында да кычкырмый — һава торышы бозыла.
Ябалак салкыннарга да кычкыра.
Фото: https://pixabay.com
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/mart-aena-khalyk-synamyshlarypaka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев