Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән зенитчының йөрәге яшь

9 май көнне, илебезнең йөзләгән ветераннары белән беррәттән, Җиңү бәйрәменең 67 еллыгын "Баулы УТТ" оешмасының элеккеге хезмәткәре, сугыш ветеранына тиңләштерелгән Шамил ага Әдәмов та каршылаячак.

Шамил ага Әдәмов төрле очрашулар вакытында якташ ветераннар белән бергә төшкән фоторәсемнәрен карарга ярата, кызганычка каршы, аларның күбесе якты дөньядан киткән, калганнары олы яшьтә, авырыйлар. Шамил ага үзе дә май аенда 86 яшен тутырачак. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һаман да хәрбиләрчә төз гәүдәле, егетләрчә көр күңелле. Илле биш ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Миңнеасияне җирләгәннән бирле, ул берүзе генә яши. Ярый, балалары ташламый, хәлен белеп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп торалар.
Армия сафларына Шамилне 1943 елның октябрендә, унҗидесен тутыргач алалар. Бу вакытка инде ул, тракторчылар курсларын тәмамлап, "Баулы" совхозында ике ел тракторда эшләргә өлгергән була. Бирегә ул Татар Кандызыннан, әнисе вафатыннан соң, әтисе белән килеп урнаша. Малайга дүрт сыйныфны тәмамларга насыйп булмый, тугыз яшеннән ул өлкәннәр белән беррәттән кыр эшенә җигелә.
Шамил Чита өлкәсенең Уроша станциясендә урнашкан 250нче аерым зенит-пулемёт ротасына эләгә - әлеге станция японнар басып алган Монголиядән бары илле чакрым ераклыкта була. Егет хезмәт иткән рота, нигездә, шундагы тимер юл күперен саклау белән шөгыльләнә.
- Җитәкчеләребез безгә бармак белән дә тимәде, киресенчә, аларны әти урынына күрә идек. "Дедовщина" дигән нәрсә ул вакытта юк иде, - дип исенә ала ветеран.
Җиңү яуланганнан соң, аларның роталарын тараталар, ул 1027нче зенит уты белән прибор ярдәмендә идарә итү хәрби бүлегенә җибәрелә. Соңрак аңа бер елга якын тайгада землянкада яшәргә туры килә - анда аларны агач кисү эшләренә юллыйлар.
Җиде ел хезмәт иткәннән соң, 1950 елда ул авылга әтисе янына әйләнеп кайта. Тиздән Баулыда шофёрлар курсларын тәмамлап, ""Баулынефть" идарәсенең автотранспорт конторасына машина йөртүче булып эшкә урнаша, илле елга якын биредә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Шамил ага үзенең озын һәм авыр тормыш юлын лаеклы үттем дип саный: сугыштан исән-сау әйләнеп кайта, балалар тәрбияли, үзенең оешмасында намуслы хезмәт куя. Хәзер исә балаларына терәк һәм оныкларына үрнәк булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев