Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлфия Авзалованың "өчесен"ә килгән хәзрәтне җырчының якыннары "Әлфия апа характерында" дип бәяләде (фоторепортаж)

Кичә мәшһүр җырчы Әлфия апа Авзалова яшәгән фатирда кызлары аның "өчесен" - мәрхүмәне искә алу мәҗлесе үткәрделәр. Ифтар мәҗлесендә Әлфия Авзалованың туганнары һәм иң якын дуслары катнашты.

Ифтарның кадерле кунагы итеп чакырылган Камил хәзрәт Шәрифуллинны кунаклар "Әлфия апа рухында" дип бәяләделәр. "Камил хәзрәтне чакырырга гаилә дусларыбыз - әни белән электән үк күршеләр булып яшәгән Нуриевлар тәкъдим итте. Камил хәзрәт әни кебек ачык, ихлас, туры, гади кеше булып чыкты", - ди Әлфия апаның кызы Зөлфия.
"Мин Әлфия апаны 60 ел беләм. Миңа хәзер 65 яшь, - дип башлады Камил хәзрәт. - Элек - Алан авылының ветврачы булып эшләгән елларда Әлфия апаларны үзем атлар җигеп, Алан авылына илтә идем. Әлфия апа: "Концертка кил, бушка кертәбез", дия иде. Әлфия апабыз бакыйлыкка күчте. Бүген аны искә алу мәҗлесенә җыелдык..." Камил хәзрәт мәрхүмә һәм аның бакыйлыкка күчкән якыннары рухына дога кылды.

Искә алу мәҗлесенә Әлфия апаның якын туганнары - кызлары һәм оныкларыннан тыш якын гаилә дуслары - озак еллар Әлфия апа белән янәшә булган кешеләр килгән иде.

Әлифә Вәлиева - егерме елдан артык Әлфия Авзалова төркемендә конференсье булып эшләгән. "Әни янында өч-дүрт тапкыр Әлифә Вәлиева утырып торды. Әни аны таныганга күрә калдырып тордык", - дигән иде Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия. "Әйе, Әлфия апа мине таныды. Үбеп алды. Берничә көн янында саклап утырдым. Җырлый идек", - дип искә алды Әлифә апа.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаhиров моннан ярты ел элек кенә - 15 январьда Әлфия апаның туган көнендә җырлашып утырганнарын искә төшерде.

Мәҗлескә Әлфия Авзалованың якын күршеләре Рәмзия ханым белән Нәфкать Нигъмәтуллин да кергән иде. "Ун ел чамасы күрше булып тордык. Керешеп яшәдек. Әлфия апаның бер тәрәзәсе безнең тәрәзәләргә карый. "Тәрәзәгездә ут күренми - тагын гастрольдә идегез бугай", дип әйтә иде мәрхүмә", - дип сөйләде Нәфкатьнең хәләл җефете Рәмзия ханым.

17 июньдә Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатканда якыннары арасында яшь җырчы Ранил Нуриевның булуы сәбәбе дә ачыкланды - Нуриевлар озак еллар Әлфия Авзалова белән күршеләр булып торганнар икән. "Алар туганнар кебек якын", - диде Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия.

Мәҗлескә килүче кунаклар Әлфия Авзалованың ике кызына дөрес тәрбия бирә алуын, аларның әниләрен бик кадерләүләре турында кат-кат әйттеләр.

Ифтар мәҗлесе барган бүлмә диварыннан Әлфия Авзалованың яраткан кызыл күлмәгеннән ясалган портреты карап торды.

Источник: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined